Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
21 октября 2022 12:50
Без – кунакта: 64 нче балалар бакчасында.
Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 64 нче балалар бакчасында 160 тан артык бала тәрбияләнә. Ләйсән Наил кызы җитәкчелегендәге тәрбиячеләр тырышлыклары һәм үз эшләренең осталары буларак аерылып торалар. Безне дә колач җәеп каршы алдылар. Тырышлыклары әллә кайдан күренеп тора диюем дә гади генә сүзләр түгел. Үз белемнәрен арттыру, эшләренә иҗади якын... -
19 октября 2022 12:04
«Сәламәтлек паровозы» өстәл уены
“Уйный-уйный үсәбез!” Уен барышы. 1.Файдалы – зарарлы. Балалар алдында төрле яшелчәләр, ашамлыклар төшерелгән карточкалар куела. Файдалы ризыклар: Чөгендер, кишер, суган, кәбестә, сөт, борыч, борчак, алма, әфлисун, лимон. Зарарлы ризыклар: Колбаса, попкорн, хот дог, чипсы, торт, бургер, кофе, шоколад, майонез, кетчуп, кола, газлы эчемлекләр. Балаларга кайсы ризыкның файдалы, ә... -
19 октября 2022 10:58
Резеда Вәлиева «Минем дусларым»
Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы, шагыйрә Резеда апа Тәфкәлүн кызы Вәлиева безнең арабыздан китте. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык... -
18 октября 2022 11:04
Без – кунакта: 2 нче гимназиядә. "Китабым китапханәгә булсын бүләгем" флешмоб
2 нче гимназия ел да кызыклы да, кирәкле дә флешбомлар оештырып тора. Быел да безгә "Китабым китапханәгә булсын бүләгем" флешбомында катнашырга насыйп булды. “Үзеңә ошаган иң кызыклы, файдалы, китапларны башка укучылар белән дә уртаклашасың килсә, түгәрәк өстәл янында көтеп калабыз” дигән чакыру кабул итүгә без дә гимназиягә юл алдык. Китапларыбызны... -
17 октября 2022 13:55
Әхмәтнең укыйсы килә
Алты яшь тик әле Әхмәткә, Бик йөрисе килә мәктәпкә. «Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, — Тиз-тиз генә үссәм икән», — ди. «Улым, ашыкма, — ди әнисе. — Кечкенә бит, яшь бит әле син. Бер елдан соң йөри башларсың». «Ә бер ел ул, әни, кайчан соң? Иртәгәме? Берсекөнгәме? Көннәр салкынайгач,... -
13 октября 2022 10:31
Без – кунакта: 54 нче балалар бакчасында.
«Салават күпере» журналы редакция хезмәткәрләре янәдән очрашуда. Бу юлы – Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 54 нче катнаш төрдәге балалар бакчасында кунакта. Бакча мөдире Фәридә Әхәт кызы кунакларны якты йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Журналның баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Зыятдин кызы һәм әдәби мөхәррир Гөлнара Фәрит кызы – «Салават... -
01 октября 2022 07:41
Алтын көз
(Уртанчылар төркеме балалары өчен) Максат: балаларны көзге табигатьтәге үзгәрешләр турындагы күзаллауларын киңәйтү. Табигатьнең матурлыгын, төсләрнең төрлелеген күрергә өйрәтү. Кайбер агач үзенчәлекләрен, яшелчәләрне кабатлау. Тәрбия бурычлары: -табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; - туган якның табигате, яшелчәләр турында белемнәрне ныгыту; - сөйләм телен баету. Методик алымнар: күрсәтмәлелек, яңа сүз, сораулар бирү, уен... -
29 сентября 2022 11:26
Без – кунакта: Балтачта. Иҗат.
“Салават күпере” журналының килгәнен көтеп алучы, аның һәр сәхифәсен, һәр аудио-видеоларын карап, тыңлап баручылар да - балтачлылар. Башлангыч сыйныф укучылары белән аралашкач, без моңа тагын бер тапкыр инандык. Алар викторина уенындагы сорауларга дөрес җавап биреп бүләкләргә дә ия булдылар. Спорт мәйданыгыз киң, нәтиҗәле. Ә без үз чиратыбызда каләм чарлаучы... -
28 сентября 2022 11:15
Без – кунакта: Яр Чаллыда
Казан кунакларын Яр Чаллының 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы киң колач җәеп каршы алды. "Салават купере"н ай саен түземсезлек белән көтеп алуларын, балалар белән шөгыльләрдә куллануларын, тәрбиячеләргә өстәмә ярдәмлек буларак файдалануларын сөенеп уртаклаштылар. Үзләренең дә мактанырлык урыннары бар. Балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә “Туган телләр һәм халык бердәмлеге... -
14 сентября 2022 07:57
Бергәләп уйныйбыз
Кулчатыр ясыйбызмы, дуслар. Рәсемнәр журналның март санында бирелгән -
13 сентября 2022 08:11
Журналның яңа санын кайдан алып була?
wildberries - https://www.wildberries.ru/catalog/120691700/detail.aspx?targetUrl=GP ozon - https://www.ozon.ru/product/tatarskiy-zhurnal-dlya-detey-salavat-kupere-9-detskiy-zhurnal-tatarcha-701980130/?oos_search=false&sh=r-5vOI91Ng -
12 сентября 2022 13:36
Бергәләп уйныйбыз
1. Рәсемне буяп бетер 2. Рәсемдә 9 аерма тап. Рәсемнәр журналның июнь санында басылды. -
11 сентября 2022 13:22
Бишектәге бишкә төрләнер
Бишек җырлары Әлли-бәлли итәр бу, Йокыларга китәр бу. Бәү-бәү итеп, күз йомып, Изрәп кенә китәр бу. Алма кебек тәгәрәп, Үсеп буйга җитәр бу, Абыйлары артыннан Мәктәпләргә китәр бу. Мәктәпләрдә укыгач, Галим булып җитәр бу. Әлли-бәлли бәүкәем, Җан йөрәгем, нәнкәем, Рәхәт кенә тынычлап Йоклап китәр бәбкәем... Бала уятканда Тор, тор, тургай,... -
10 сентября 2022 13:07
Сакаллы малай
Авыр эш дип тормыйлар, Җиңел эш дип тормыйлар, Дәү әтием әйткәнне Бар да сүзсез тыңлыйлар. Тыңлый аны әти дә, Әнием дә, абый да, Дәү әтием янында Тыз-быз йөри бары да. Һич күрмәссең минем күк Кәҗәләнгән чакларын... Хикмәтеме?.. Бабайның Бар шул аның сакалы. Мин дә сакал ясадым Беркөн җитен сүсеннән: Әзрәк... -
09 сентября 2022 07:21
Китап укымаган кеше — чәчәк күрмәгән бал корты.
Язмамны шундый матур татар халык мәкальләре белән башлыйм әле. Бүген яңа гадәтләр булдыру көне икән. Сез дә үзегездә бүгеннән яңа гадәт кертегез әле, дусларым. Ул – көн саен китап уку булсын. Тикмәгә генә бөек шәхесләребез китап турында шундый матур сүзләр язып калдырмаган бит. Бал корты чәчәктән бал таба,...