«Сәламәтлек паровозы» өстәл уены
“Уйный-уйный үсәбез!” Уен барышы. 1.Файдалы – зарарлы. Балалар алдында төрле яшелчәләр, ашамлыклар төшерелгән карточкалар куела. Файдалы ризыклар: Чөгендер, кишер, суган, кәбестә, сөт, борыч, борчак, алма, әфлисун, лимон. Зарарлы ризыклар: Колбаса, попкорн, хот дог, чипсы, торт, бургер, кофе, шоколад, майонез, кетчуп, кола, газлы эчемлекләр. Балаларга кайсы ризыкның файдалы, ә...
“Уйный-уйный үсәбез!”
Уен барышы.
1.Файдалы – зарарлы.
Балалар алдында төрле яшелчәләр, ашамлыклар төшерелгән карточкалар куела. Файдалы ризыклар: Чөгендер, кишер, суган, кәбестә, сөт, борыч, борчак, алма, әфлисун, лимон. Зарарлы ризыклар: Колбаса, попкорн, хот дог, чипсы, торт, бургер, кофе, шоколад, майонез, кетчуп, кола, газлы эчемлекләр.
Балаларга кайсы ризыкның файдалы, ә кайсы ашамлыкның зарарлы икәнен аерып алырга тәкъдим ителә. Файдалы ризыклар бер паровозикка, ә зарарлылары икенче паровозикка җыярга кирәклеге аңлатыла. Уен барышында балалар ризыкның тәмле булуын гына түгел, ә файдалы икәнлеген дә истә тоталар, белемнәрен ныгыталар.
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 78 балалар бакчасының татар телен өйрәтүче тәрбияче – Гарипова Ризәлә Рифгать кызы.