Сакаллы малай
Авыр эш дип тормыйлар, Җиңел эш дип тормыйлар, Дәү әтием әйткәнне Бар да сүзсез тыңлыйлар. Тыңлый аны әти дә, Әнием дә, абый да, Дәү әтием янында Тыз-быз йөри бары да. Һич күрмәссең минем күк Кәҗәләнгән чакларын... Хикмәтеме?.. Бабайның Бар шул аның сакалы. Мин дә сакал ясадым Беркөн җитен сүсеннән: Әзрәк...
Авыр эш дип тормыйлар,
Җиңел эш дип тормыйлар,
Дәү әтием әйткәнне
Бар да сүзсез тыңлыйлар.
Тыңлый аны әти дә,
Әнием дә, абый да,
Дәү әтием янында
Тыз-быз йөри бары да.
Һич күрмәссең минем күк
Кәҗәләнгән чакларын...
Хикмәтеме?..
Бабайның
Бар шул аның сакалы.
Мин дә сакал ясадым
Беркөн җитен сүсеннән:
Әзрәк минем янда да
Йөгерешеп йөрсеннәр!
Ябыштыргач, сакалым
Узып китте теземнән.
Мине күргәч, әтиләр
Әй көлделәр үземнән.
Әле генә аңладым
Эш нәрсәдә булганын:
Дәү әтинең сакалы
Үзенеке шул аның!