Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 сентября 2022 07:21

Китап укымаган кеше — чәчәк күрмәгән бал корты.

Язмамны шундый матур татар халык мәкальләре белән башлыйм әле. Бүген яңа гадәтләр булдыру көне икән. Сез дә үзегездә бүгеннән яңа гадәт кертегез әле, дусларым. Ул – көн саен китап уку булсын. Тикмәгә генә бөек шәхесләребез китап турында шундый матур сүзләр язып калдырмаган бит.     Бал корты чәчәктән бал таба,...

Язмамны шундый матур татар халык мәкальләре белән башлыйм әле. Бүген яңа гадәтләр булдыру көне икән. Сез дә үзегездә бүгеннән яңа гадәт кертегез әле, дусларым. Ул – көн саен китап уку булсын. Тикмәгә генә бөек шәхесләребез китап турында шундый матур сүзләр язып калдырмаган бит.

 

 

Бал корты чәчәктән бал таба,

Балалар китаптан тәм таба;

Сиңа дип язылган бу китап,

Мә, бала, кызыгын укып тап.

Нәкый Исәнбәт

Якын дус

Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем.

Син аны беләмсең?

Кем соң ул?

Уйлап тап!

Иң якын дускаем,

Киңәшчем ул — китап!

Җәвад Тәрҗеманов

Бала чакта алган белем — ташка язган сүз белән бер

Китап

Син тудың, үсәсең... Син инде урамга йөгереп чыга башладың. Бу кояш, бу агачлар, бу йолдызлар, бу ай, бу кошлар... — синең өчен барысы да кызык. Әтиең сөйли, әниең сөйли, үзеңнең дә күзләрең, колакларың бар — син күрәсең, син ишетәсең. Әкренләп, дөнья таный башлыйсың... Синең бик беләсең килә: моннан мең еллар элек яшәгән кешеләр нишләп йөргәннәр?.. Ә кояш булганмы? Ә менә бу елгалар? Диңгезләр? Таулар? Ә менә бүген син яши торган шәһәр яки авыл моннан йөз генә ел элек булганмы, юкмы?.. Боларны белү өчен, сиңа инде китап актарырга, укырга туры киләчәк...

Ибраһим Гази