Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
05 сентября 2022 06:29
Календула
Календула – сары һәм кызгылт-сары төстәге зур булмаган чәчәк. Кыргый табигатьтә ул диңгез буйларында, якты һәм дымлы урыннарда үсә. Аны Якын Көнчыгышта, Европаның Көньяк өлешендә очратырга мөмкин. Борынгы риваять буенча, календула Кояш кесәсеннән җиргә төшкән алтын тәнкәдән үсеп чыккан. Бу чәчәкнең атамасы латин теленнән “нәни календарь” дип тәрҗемә ителә. Календула... -
04 сентября 2022 12:06
Төлке, Куян һәм Әтәч Абдулла Алиш
Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар. Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган. Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган: — Һау-һау-һау! Куян, нигә... -
04 сентября 2022 06:26
Тамак авыртмасын дисәгез
Һәрберебезнең дә чыныгу турында ишеткәне бар инде. Ә менә тамакны чыныктыру турында белә идегезме әле? Танылган доктор Комаровскийга бу турыда сорау биргәннәр, бу хакта аның фикерен белеп китик әле. Ул балага гел җылы әйбер генә эчертү яклы түгел, баланың тамагын кече яшьтән үк салкынчаракка өйрәтергә кирәк, ди. Чөнки гел җылыга... -
03 сентября 2022 07:31
Петуния үстерүнең өч сере
Җәй башыннан ук чәчәк атсын өчен, петунияләрне менә хәзердән үк чәчәргә кирәк. Ай календаре буенча, иң яхшы көннәр: февральдә – 11, 12, 15, 19, 24; мартта – 4, 5, 6. Петунияне чәчкәндә бер үзенчәлекне истә тотарга кирәк: аның орлыкларын туфрак белән күмдерергә ярамый. Иң яхшысы – кар өстенә чәчү.... -
03 сентября 2022 06:18
Ак чәчәк һәм тузганак
Ромашка – Җир йөзендә иң еш очраучы чәчәкләрнең берсе. Татар телендә ул «ак чәчәк» дип атала. Ак чәчәк борын заманнардан кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Кояшка охшаганы өчен, борынгы мисырлылар аңа хәтта табынган да. Ак чәчәкнең төрләре бик күп. Ә иң күп таралганнары – иссез ак чәчәк һәм дару ромашкасы.... -
02 сентября 2022 14:59
Яңгыр, яу!
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу…Көмеш кадак, ука бау…Яу син, яу, килеп кенә,Тыпырдап биеп кенә;Чамасын белеп кенә,Җиргә ямь биреп кенә. Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу…Көмеш кадак, ука бау!Яу син, яу көмеш булып,Безгә гөлҗимеш булып,Зәңгәр чәчәкләр булып,Ал-кызыл мәкләр булып. Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!Көмеш кадак, ука бау…Җиргә татлы дым булсын,Игеннәр гөрләп уңсын,Бар дөньяга нур бөркеп,Туган... -
01 сентября 2022 13:25
Танышмак өчен табышмак
«Үти-үти!» — дип чакырсам, Миңа кем килер — «Кыйгак-кыйгак», — дип килерме, Кем җавап бирер? «Ти-ти-ти-ти!» — дип чакырсам, Миңа кем килер — «Бак-бак, бак-бак», — дип килерме, Кем тавыш бирер? «Дөгә-дөгә, дөгә!» — дисәм, Миңа кем килер — «Кыт-кыт, кытыйк», — дип килерме, Кем җавап бирер? ... -
31 августа 2022 13:12
Әти-әниләргә киңәшләр
Еш кына, киләчәк бүген төзелә диләр. Ата – аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе көн өчен барыннан бигрәк ата – аналар җаваплы. Ата-аналарга киңәшләр: Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга... -
31 августа 2022 13:07
Мәзәк — күңел ачкычы
Хәрефен белә — Бабай, шушы китапны гына укып бирче әле миңа, ә! — И балам, бик укыр идем дә, күзләрем хәреф күрми ләбаса. — Хәрефне үзем дә күрәм мин, син миңа бары сүзләрен генә укып бир аның. Саф һавада йөри — Шамил, нигә дәрескә килмәдең?... -
30 августа 2022 10:45
Фотография көне
Бөтендөнья фотография көне 2009 елда Австралия фотографы Корске Ара инициативасы белән гамәлгә куелган. Ул ел саен августта билгеләп үтелә. Фотография аша истәлекләрне барлап та, тормышның һәр мизгелен хәтердә яңартып та була. Шул уңайдан фотога төшәргә яратучыларны да, әлеге эш белән шөгыльләнүче дусларыбызны да һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз. Дуслар, сездән... -
29 августа 2022 11:19
Ашыгудан ни файда?
Нуриев Вакыйф Вәкил улының туган көне уңаеннан. Вакыйф абый, туган көнегез котлы булсын! Нык сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын сезгә! Нуриев Вакыйф Вәкил улы – 1958 нче елда Арча районы Сеҗе авылында туа. 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. «Яшь ленинчы», «Шәһри Казан» газеталары, «Сәхнә», «Салават күпере»... -
28 августа 2022 11:07
Светофорга багышланган шигырьләр җыелмасы
Бүген Халыкара светофор көне. Бәйрәм белән, дускайларыбыз! Иң беренче чиратта, әлеге бәйрәм уңаеннан бигрәк тә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклек турында искәртү мөһим. Хәтта бер кечкенә генә ялгыш өчен кайчак гомер белән түләнгәнен истән чыгармаска кирәк. Сак булыгыз! Светофорның өч күзе Урамнарны Күзәтеп, Узганнарны Кисәтеп, Чатта тора... -
27 августа 2022 07:27
Курчаклар турында шигырьләр тупланмасы
Сүз тыңлаучан булыгыз Курчакларым, килегез, Яңа йортны күрегез. Менә бусы – ишеге, Рәхим итеп керегез! Шаулашмагыз, елашмагыз, Тату гына торыгыз, Сез бит инде дәү курчаклар, Сүз тыңлаучан булыгыз. Резеда Вәлиева Курчак өе Нинди матур, күрәсезме, курчак өем, Җыеп куйдым аны чиста, пөхтә итеп. Курчакларны тезеп куйгач матур итеп, Песием дә... -
26 августа 2022 11:33
Җиләк-җимешләр турында табышмаклар
“Алма!” – дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар? (Алма) *** Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште. (Алма) *** Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия) *** Озын курай үләндер, кызыл алка элгәндер. (Кура җиләге) *** Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым. (Җир җиләге) ***... -
25 августа 2022 11:09
Йорт хайваннары турында шигырьләр
Кәҗә Кәҗә безгә йон бирә, Кәҗә безгә сөт бирә. Тик шунысын яратмыйм: Җәен бакчага керә. Мөнир Мазунов Бәтиләр Үсә безнең фермада Бик күп нәни бәтиләр. -Бә! – диләр. – Бә! – диләр, Башка бер сүз әйтмиләр. -Ничек исемнәрегез? – Дип сорагач, бәтиләр: -Бә! – диләр. – Бә! – диләр,...