Ак чәчәк һәм тузганак
Ромашка – Җир йөзендә иң еш очраучы чәчәкләрнең берсе. Татар телендә ул «ак чәчәк» дип атала. Ак чәчәк борын заманнардан кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Кояшка охшаганы өчен, борынгы мисырлылар аңа хәтта табынган да. Ак чәчәкнең төрләре бик күп. Ә иң күп таралганнары – иссез ак чәчәк һәм дару ромашкасы....
Ромашка – Җир йөзендә иң еш очраучы чәчәкләрнең берсе. Татар телендә ул «ак чәчәк» дип атала. Ак чәчәк борын заманнардан кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Кояшка охшаганы өчен, борынгы мисырлылар аңа хәтта табынган да.
Ак чәчәкнең төрләре бик күп. Ә иң күп таралганнары – иссез ак чәчәк һәм дару ромашкасы. Иссез ак чәчәк гадәттә болын-кырларда, юл кырыйларында үсә, ә дару ромашкасын махсус плантацияләрдә үстерәләр.
Ак чәчәк – менә дигән дару үләне дә әле ул! Моннан 2500 ел элек борынгы грек табигы Гиппократ та ромашка белән төрле авыруларны дәвалаган. Ак чәчәктән кайнатма кайнаталар, төнәтмә ясыйлар. Ул югары тән температурасын төшерә, тынычландыра, ашказаны авыртканда булыша.
Ә бу – тузганак. Ул болын-кырларда, шәһәр паркларында үсә. Тузганак яз уртасында ук чәчәк ата. Шулай итеп ул бал кортларына булыша. Башка үсемлекләр чәчәк атканчы, бал кортларына нектар җыярга, азык табарга ярдәм итә.
Син беләсеңме, тузганакның чәчәге кәрзингә охшаган. Ул кәрзиндә бер-берсенә бик якын итеп нәни сары чәчәкләр урнашкан. Тузганак чәчәк атып бетергәч, кечкенә сары чәчәкләр урынында орлыклар барлыкка килә. Һәр орлыкның очында нәни генә сабак һәм йомшак мамык бар. Җил искәч, тузганакның орлыклары төрле җирләргә тарала. Һәм мамык-парашют ярдәмендә җиргә төшә. Орлык төшкән җирдән яңа тузганаклар үсеп чыга.
Артык матурлыгы һәм хуш исе белән аерылып тормаса да, тузганак барыбер кирәк. Ул – бик файдалы чәчәк. Яшь тузганакның яфракларыннан һәм сабагыннан файдалы һәм тәмле салат ясыйлар. Чәчәкләреннән бал кайнаталар, тамырын, киптереп, чәй итеп эчәләр. Тузганак вируслардан сакланырга, организмны начар матдәләрдән арындырырга ярдәм итә.
Табигать даруханәсендә әнә шундый файдалы үләннәр бар!