Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Балага рубрикасы буенча яңалыклар

  • 11 ноября 2020 12:38

    Һөнәрләр турында шигырьләр

    Һөнәрләр турында шигырьләр Кем кем була? Илшат мөгаллим була, Илдар зур галим була. “Кибет ачам берүзем!” – Диеп куйды Гөлйөзем. “Бизнесмен!” – диде Марат, Хәйләкәр генә карап. Депутат була Таһир, Ул күп сөйләргә маһир... Үскәнен көтә-көтә, Илгиз автобус “йөртә”. Айгөл билет сатачак... Йолдыз өйдә ятачак... Ник эндәшми соң? Нигә?.. Озак...
    471 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 11 ноября 2020 10:29

    Яңа елга багышланган шигырьләр

    Бәйрәмнәр кирәк безгә!.. Кыш килде Урамнарга, бакчаларга, Урман, кырлар өстенә Ак мамыктай күбәләк кар Төшә дә төшә генә. Һава саф – рәхәт суларга, Яп-якты бөтен урын, Кыш бабай килде кунакка, Җир киде йомшак тунын. Мостафа Ногман Кыш бабай килгән Безгә Кыш бабай килгән, Яңа ел алып килгән. Капчыгына күп итеп...
    501 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 06 ноября 2020 08:27

    Татарстан Республикасының Дәүләт Гимны

    Рамазан Байтимеров сүзләре, Рөстәм Яхин музыкасы Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,Халкым тели изге теләкләр!Гомерлеккә якын туган булыпЯши бездә төрле милләтләр.Күп гасырлар кичкән чал тарихлыДанлы илем, үзең бер дастан!Синдә генә безнең язмышыбыз,Республикам минем, Татарстан! Цвети, священная земля моя,Да будет мирным твой небосвод!Единый дом у нас, одна семья,Живет в согласии наш народ.Богатый мудростью...
    418 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 06 ноября 2020 08:20

    Яшел койма артында

    Казан артындагы авылларның берсендә яшел коймалы бик матур йорт бар. Ул йортның ишегалдында кояш кебек сап-сары түп-түгәрәк чеби яши. Аның исеме – Чәнти. Чәнти бармак кебек кечкенә булганга, әнисе аңа шундый исем биргән. Чәнти – бик кызыксынучан чеби. Яшел койма артында ниләр барлыгын бик беләсе килә аның. Анда әнисе Чуарбикәнең...
    378 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 03 ноября 2020 10:38

    Җан бәясе

      Миңа 5-6 яшьләр булгандыр. Ул җәйне әткәй каяндыр көчек алып кайтты. Бияләй кадәр генә көчек. Әле дә хәтерлим: борынында ак тап бар иде. Кайсыдыр аягына да ак оекбаш “кигән” иде. Ә күзләре! Шундук яраттыра торган нурлы, җанлы иде алар, чын кешеләрнеке, дөресрәге, балаларныкы төсле... Үз ишем кебек күреп, берничә...
    334 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 октября 2020 09:16

    Крокодил тешләрен чистартамы?

    Сәлам, дустым! Син һәркөнне иртән һәм кичен тешләреңне чистартасыңдыр. Чыннан да, гигиена таләпләрен даими үтәп торсаң, тешләрең матур һәм сәламәт булыр. Ә менә крокодил тешләрен чистарта микән? Крокодилның тешләрен ит кисәкләреннән чистартучы нәни кошчык турында риваять бар. Бу риваять буенча, крокодил, судан чыгып, яр буена ята һәм авызын зур итеп...
    379 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 октября 2020 13:40

    Кыш бабай

    Кыш бабай, Кыш бабай, Безгә бик таныш бабай. Сакал-мыек ап-актан, Килгән безгә ерактан. Бүләкләр алып килгән, Бүреген кыңгыр кигән. Әйлән-бәйлән уйната, Биетә һәм җырлата. Әхмәт Рәшит
    568 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 октября 2020 13:29

    Салкын саф һава

    Салкын саф һава, Йомшак кар ява. Урамга чыксаң, Битләр кызара. Кар бөртекләре Өстеңә куна, Үзләре матур Һәм салкын була.  Әминә Бикчәнтәева   
    663 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 21 октября 2020 13:55

    Ренат Харис шигырьләре

    Ботка Газлы зәп-зәңгәр утта Әни пешерә ботка. Юган ярмасы – сары, Исеме була – тары. Ярманы суга салды, Суны кайнатып алды. Сөт өстәде аннары, тоз өстәде аннары, май өстәде аннары, һәм ботка булды тары.         Башмак кигәндә Менә безнең уң башмак, Менә безнең сул башмак, Уңын киябез...
    731 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 19 октября 2020 13:35

    Әни турында шигырьләр

    Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова) Иртүк торып битен юган, Кем уяткан Ләйләне? Уятмаган, үзе торган — Бүген әни бәйрәме. Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, көн ямьле! Якты булсын, балкып торсын — Бүген әни бәйрәме. Өстәл өстен кат-кат сөртте, Җәйде ап-ак җәймәне. Чиста булсын, пөхтә булсын Бүген әни бәйрәме. Күмәкләшеп без дә,...
    3146 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 октября 2020 13:47

    Тыныч йокы!

    Тыныч йокы әнкәйгә! Тыныч йокы әткәйгә! Тыныч йокы абыема! Тыныч йокы радиога! Тыныч йокы үземә! Тыныч йокы күземә! Тыныч йокы курчакларыма, Куяннарыма — куркакларыма! Тыныч йокы сәгать күкесенә дә, Тыныч йокы бөтенесенә дә! Юк, юк, күке ятмасын, Иртән безне уятсын. Шәүкәт Галиев
    653 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 октября 2020 13:33

    Дәү әнигә күчтәнәч

    Тутырдык без тартмага Өрек, йөзем, алманы, Салдык чәй дә, конфет та — Буш урыннар калмады. Әй сөенер дәү әни, Килеп төшкәч күчтәнәч. Кызык булыр ул аңа, Алдан белеп көтмәгәч. Шәүкәт Галиев
    786 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 октября 2020 10:50

    Аюым

    Йом күзеңне, Аюым, Көтмә кояш Баюын. Әлли-бәү, Йом күзеңне, Аюым. Һаман ачык Күзләрең, Ник йоммыйсың Үзләрен? Әлли-бәү, Бәлли-бәү, Һаман ачык Күзләрең. Тыңламыйсың Сүзләрем, Күзлисең Күк йөзләрен. Җырлый-җырлый Әлли-бәү Йомылган Үз күзләрем.... Жәүдәт Дәрзаман
    498 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 октября 2020 12:55

    Беренче адымнар

    Илгиз нинди үскән бала: Үзе торып баса ала! Батыраеп атлап китә, Аяклары тып-тып итә. Әй күңелле була аңа! «Тәпи йөрим!» — дип куана. Әнәс Кари
    482 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 октября 2020 12:11

    Тук-тук

    —        Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук! —        Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде. —        Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук! Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы. —       ...
    453 тапкыр укылган тулырак укырга...