Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Балага рубрикасы буенча яңалыклар

  • 01 октября 2020 13:10

    Сикергечләр

    Сикергечләр белән төрле уеннар оештырырга була. Мәсәлән, «Кем тизрәк?» уены. Берничә бала сикергечләр тотып, бер-берләреннән ара калдырып, бер рәткә тезелеп басалар һәм тәрбияче сигналыннан соң алдан билгеләнгән урынга кадәр сикергечләр аша сикереп баралар. «Кем озаграк?» уенында балалар бер урында сикереп торалар. Кем озаграк ялгышмыйча сикерә, шул җиңүче була. «Кем ничек...
    389 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 01 октября 2020 12:24

    Бармаклар

    Уң кулда биш бармак бар, Сулында да биш бармак. Ике кулдагын да кушсаң Ничәү була, уйлап тап! Аяк саен бишәр бармак — Аларын да саныйк без. Ә соңыннан бөтенесен Бергә кушып карыйк без. Гөлфия Юнысова
    433 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 01 октября 2020 12:00

    Хәрәмләшү

    Көз. Апалы-энеле Айнур белән Рафис, йөгерешеп, урамга чыктылар да тау итәгендә үскән агачлар арасына ашыктылар. Исәпләре төрле-төрле агач яфракларын, җыеп, альбомнарына беркетү иде. Ул яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр... «Мине ал!», «Мин менә монда!» дигәндәй кызыктырып чакыралар, җилгә ияреп, аяк астына түшәләләр. Айнур...
    416 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 сентября 2020 12:01

    «Укытучым»

                            Барыбызга бер генә,                       Белмим, ничек өлгерә.                       Үзе шундый сөйкемле,                        Нәкъ әнием шикелле,                        Шат йөзле...
    414 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 сентября 2020 07:57

    Сөмбелә - көз бәйрәме

      (зурлар төркемендә күңел ачу өчен) Максат: Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру. Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән, көзге уңыштан, табигый материаллардан күргәзмә, балалар (сөмбелә, уңыш бабай, кояш, яңгыр, күк йозе, кәбестә,...
    455 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 сентября 2020 12:45

    Әбиләрне котлыйбыз

    Минем әби бик әйбәт, Гел көлеп кенә тора. Балакаем, дип әйтеп, Сөеп, иркәләп тора. Әбием һәркөн безгә Тәмле ашлар пешерә, Сөйкемле сүзләре белән Безнең күңелне күрә. Без әбине яратабыз, Ул да безне ярата. Безнең әбидән дә әйбәт Кем бар икән дөньяда? *** Минем әби яшь әле – Минем әби чип-чибәр....
    398 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 сентября 2020 07:33

    Өлкәннәр көненә багышланган шигырьләр

    Әби такмаклары Әби, әби, әбәнәк, Әби миннән тәбәнәк. Әбиләргә барган идем, Әби ята тәгәрәп. Әбекәйне торгыздым, Утырдык без бергәләп. Әби сүзеннән көлеп, Үзем киттем тәгәрәп. Тәгәри-тәгәри киткәнмен, Өйгә кайтып җиткәнмен. Гөл савытына менеп, Шуннан егылып төшкәнмен. ***   И әбекәй, әбекәй, Пешер миңа тәмлекәй. Пешер бераз әлбә дә, Янына куш...
    619 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 сентября 2020 13:20

    Бишек янында

    (Халык авыз иҗаты) Әлли-бәлли ит, улым, Карлыгачым, былбылым. Тыңла минем сүземне, Йә, йом, бәгърем, күзеңне. Әлли-бәлли бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе? Бигрәк елый бәбкәсе, Нигә кайтмый әнкәсе? Әлли-бәлли бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе? Каенлыкка җиләккә, Бәбкәсенә бүләккә. Ау, балам, вау, балам, Сине бишеккә салам. Йокла, йокла тынычлап, Бәхетле бул, багалмам. Әлли итәргә...
    392 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 сентября 2020 12:25

    Кошлар һәм читлек

    Бу уен балаларны тәвәккәл һәм түземле булырга өйрәтә. Ә уенның кагыйдәсе болай. Уенда катнашучыларның яртысы (8—12 кеше), кулга-кул тотынышып, «читлек» хасил итәләр. Калганнары «кошлар» була. Алар төрле якта «очып йөриләр». Уенны алып баручы хәбәр биргәч, «читлек» ачыла — балалар кулларын югары күтәрәләр. «Кошлар» читлеккә кереп-чыгып йөриләр. Алып баручы яңада н...
    360 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 сентября 2020 10:53

    Эшче абый

      Люция бар нәрсәне дә белергә тырыша. Аның бер белгән соравы бар: «Кем ясаган да, кем ясаган?» Менә бүген дә, киез итекләрен кия-кия, әтисеннән сорады: —       Әти, киез итекләрне кем ясаган? —       Эшче абыең баскан, кызым. Балаларның аяклары туңмасын, дигән. —       Ә бүрекне кем ясаган? —       Эшче әбиең теккән, кызым....
    342 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 сентября 2020 13:22

    Алдыр чишмә тамчылый

    Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар: Алдыр чишмә тамчылый, Гөлдер чишмә тамчылый, Ал кирәк, гөл кирәк, Бездән сезгә кем кирәк? Каршы яктагылар җавап бирәләр: Алдыр чишмә тамчылый, Гөлдер чишмә тамчылый, Ал да кирәк, гөл дә кирәк,...
    299 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 сентября 2020 11:51

    Ипинең җаны бармы?

      (Балачак хатирәсе) Әниебез ипине тәмле пешерә. Шулкадәр тәмле пешерә, әтиебез еш кына: -                        – Карале, Нәзилә, син ипиеңә берәр нәрсә саласыңмы әллә, бигрәк тәмле! – ди. -                      –  Әйе...
    320 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 24 сентября 2020 10:36

    Балалар рәсеме

    Нуриева Адиләнең рәсеме. 4 яшь тә 7 ай, Арча.
    292 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 сентября 2020 08:07

    Гөрләмеш

      Гөрләүчене берәр койма, багана як и өй-келәт почмагына, койма артына илтеп, өйдә булса, почмакка илтеп гөрләтәләр. Бу урын барлык уйнаучыларга да «оя» була. Гөрләүче коймага яки почмакка карап йөзе белән баса һәм йөзен каплап гөр-гөр әйтә: Гөр-гөр гөрлимен, Вакыт күбен белмимен, Вакыт күбен белер идем, Мин бит сезне күрмимен....
    270 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 сентября 2020 13:19

    Бәби әйтә

             Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә иде. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы хәзерли. Яңа елда Айгөл янына үзе кебек кечкенә кунаклар киләчәк. Әй кызык булыр!...
    332 тапкыр укылган тулырак укырга...