Гали
Бер кешенең өч улы булган. Иң кечкенәсе — Галиисемле.Аталары базардан өчесенә дә берәр алма алыпкайтты.
Берничә сәгатьтән соң аталары:
— Алмаларны нишләттегез? — дип сорады.
Өлкән улы әйтте:
— Әти, мин алмамны ашадым. Эчендәге орлыкларны җыеп куйдым. Алма агачы үстермәкче булам.
Уртанчы улы әйтте:
— Мин алмамны ашадым. Бик тәмле, татлы җимешикән. Әтиемә Алла исәнлек бирсен, дип, дога кылдым.
Өченче улы Гали атасына карап әйтте:
— Алманың яртысын ашадым...
Атасы әйтте:
— Яртысын нишләттең?
Гали куркып, кызарып әйтте:
— Күршебезнең улы Вәли авырып ята. Барып, яртысын аңа бирдем. Бик куанды, дога кылды.
— Син бигрәк яхшы иткәнсең, улым, — дип, атасыГалинең битеннән, күзләреннән үпте.
Дәрдемәнд
Биш чия
— Асия, Асия!
Кулыңда биш чия.
Калдыр да өчесен,
Бир миңа икесен.
— Юк-юк, — ди Асия, —
Миңа аз өч чия...
Йомарлап нык тотты,
Һәммәсен дә сытты.
— Асия, Асия!
Кайда соң биш чия?
Саранлык алдады —
Берсе дә калмады.
Җәвад Тәрҗеманов