Бал корты
Дустым, синең чәчәкләр өстендә очып йөргән безелдәүче һәм бал җыючы бөҗәкләрне күргәнең бардыр. Алар – бал кортлары. Бу бөҗәкләр Антарктидадан кала дөньяның барлык почмакларында очрый. Бал кортының гәүдәсе сары һәм кара төстәге йомшак чәч бөртекләре белән капланган. Башының ян-ягында зур күзләр урнашкан. Канатлары үтә күренмәле, борыны нечкә һәм озын. Бал...
Дустым, синең чәчәкләр өстендә очып йөргән безелдәүче һәм бал җыючы бөҗәкләрне күргәнең бардыр. Алар – бал кортлары. Бу бөҗәкләр Антарктидадан кала дөньяның барлык почмакларында очрый.
Бал кортының гәүдәсе сары һәм кара төстәге йомшак чәч бөртекләре белән капланган. Башының ян-ягында зур күзләр урнашкан. Канатлары үтә күренмәле, борыны нечкә һәм озын. Бал корты үсемлекләрдән татлы нектар суырып ала һәм аны, эшкәртеп, тәмле һәм файдалы балга әйләндерә. Бал җыю – бу кортларның иң зур үзенчәлеге. Чөнки бары тик алар гына кешеләр һәм хайваннар шулкадәр яратып ашый торган шифалы ризык җитештерә.
Бал кортлары үзләре нәрсә ашый соң? Алар чәчәкләрдән серкә һәм нектар җыя. Кеше карамагында яшәгән бал кортлары махсус әзерләнгән шикәр сиропы белән туклана.
Бал кортлары зур һәм дус гаиләләргә – күчләргә берләшеп яши. Күчтәге бал кортларының саны 70 меңгә җитә. Гаиләдәге һәр бал корты үз вазифасын башкара. Башка кортлардан зурлыгы белән аерылып торган ана корт меңләгән йомырка сала. Эшче кортлар нектар җыя, нәни бал кортларын ашата, умартаны саклый, төзелештә эшли. Күчнең көндәлек тормышында артык эш башкармый торган соры кортлар да бар. Алар нәселне дәвам итәр өчен кирәк.
Кыргый бал кортлары үзләре теләгән җирдә яши. Агач һәм тау куышларында, ташландык йортларда, чокырларда оя кора. Моның өчен эшче кортлар корсакларындагы бизләрдән балавыз бүлеп чыгара. Балавыздан кәрәз төзи. Ул алтыпочмаклы күзәнәкләрдән тора. Бу күзәнәкләрдә серкәдән ясалган чыршын – перга да, эчләрендә нәни бал кортлары булган йомыркалар да, татлы бал да саклана.
Ә кешеләр карамагында яшәүче бал кортларына хуҗалары агачтан матур һәм уңайлы өйләр – умарталар төзи. Умартачылык – кешеләр тарафыннан үзләштерелгән иң борынгы һөнәрләрнең берсе.
Ә хәзер бал кортлары турында берничә кызыклы факт!
Бал кортлары өйләре янына чит бөҗәкләрне китертми. Моның өчен аларны боҗра ясап уратып ала.
Бал корты үзе яшәгән умартадан 8 км га очып китсә дә, кайтыр юлын таба ала.
Бер кашык бал җыю өчен, 200 бал кортына көне буе эшләргә кирәк.
Син беләсеңме, бал кортлары арасында эзтабарлар да бар. Алар серкә һәм нектар күп булган яңа чәчәкле аланнар эзли. Тапкач, һавада биеп күрсәтә. Әйләнә ясап биесә, чәчәкле алан якында, сигезле ясап очса, еракта дигәнне аңлата.
Бал кортлары кайбер төсләрне аерырга сәләтле. Сары һәм зәңгәр төсләрне алар яхшы күрә, ә менә кызыл төс аларга соры булып күренә.
Менә шундый акыллы һәм тырыш икән бу тыйнак бөҗәкләр!