Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 мая 2024 14:41

Үрдәк

Үрдәк – матур һәм чыдам кош. Ул – казның һәм аккошның якын туганы, ләкин аларга караганда күпкә кечерәк. Үрдәкнең гәүдә озынлыгы – 65 смга, ә авырлыгы 5 кг га җитәргә мөмкин.

Бу кошның гәүдәсе киң, башы зур, койрыгы кыска. Томшыгы киң һәм яссы. Тәпиләре ишкәк аякларга охшаган.  Бармаклары арасында нечкә элпә бар. 
Үрдәк тиз йөгерә, яхшы оча. Шулай да ул, иң беренче чиратта, су кошы. Үрдәк бик шәп йөзә. Аны күлдә дә, елгада да, диңгездә дә очратырга мөмкин.
Үрдәкнең гәүдәсе бер-берсенә бик якын итеп урнашкан каурыйлар белән капланган. Каурыйларда балавыз сыман матдә бар. Ул әлеге кошның тәнен юешләнүдән саклый, салкын көннәрдә аны җылытып тора. 
Үрдәкләрне Антарктидадан кала бөтен җирдә очратырга мөмкин. Кешеләр үрдәкләрне йорт кошлары итеп тота. Кыргый табигатьтәге туганнарыннан күпкә авыррак булганга, йорт үрдәкләре оча алмый, ә менә суда бик шәп йөзә. 
Үрдәк яшел үләннәр, бөҗәкләр, бакалар, моллюсклар, су үсемнәре һәм ярмалар белән туклана. 
Кыргый үрдәкләр парларга, ә йорт үрдәкләре төркемнәргә берләшеп яши. Бер-берсе белән бакылдап сөйләшә. Шулай итеп алар куркыныч килү турында хәбәр итә яисә дусларын аралашырга чакыра. 
Үрдәкләр бик яхшы күрә. Күзләре башларының ян-ягында урнашканга, алдында, уңда, сулда һәм артында булган предметларны башын бормыйча да күреп ала. 
Йоклаганда, үрдәк бары бер күзен генә йома. Болай итеп ул һәрвакыт ерткычлардан сакланырга әзер тора. Ә менә үрдәкләр күпләп җыелган җирдә булганда һәм үзен тыныч хис иткәндә, ике күзен дә йома. 
Үрдәк кешеләр карамагында 15 ел, ә кыргый табигатьтә 20 ел яши ала. Дөньядагы иң карт үрдәккә 27 яшь.