Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 сентября 2024 14:11

Туган як кочагында...

Җәмгыятьтә, көндәлек тормышта зур кыйммәтчелек хөкем сөргән заманда яшибез.

Әмма балалар дөньясы икенче төрле: саф, чиста-самими, әкиятле, әхлакый кыйммәтле дөнья бит ул. Мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йортларында матди байлыкка әллә ни исе китмичә яшәргә сәләтле укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре генә эшли ала. Алар балаларга төпле белем бирү белән бергә әхлакый-рухи тәрбия бирүче соклангыч затлар, олы йөрәкле шәхесләр, милләт һәм татарлыгыбыз сагында торучылар.
          Әтнә районы Иске Өҗем төп белем бирү мәктәбе укучылары (директоры Хисмәтуллин Рәшит Мәхмүт улы) – “Күңел дәрьям дулкын-дулкын” исемле иҗади кичәмнең төп геройлары булдылар. Алар арасында  “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында 1 дәрәҗә лауреат, зона этабында чыгыш ясаган коллектив та бар. Сәләтле балалар җырладылар, биеделәр, сәнгатьле итеп шигырьләремне сөйләделәр; яшь Надия образына кергән Мәрьям “Кояш исле балачак” хикәясеннән өзекләр укыды. Хореография буенча укытучылары Дания Юныс кызы – биюгә, вокал буенча укытучылары Алия Йосыф кызы җырга; мәктәптә 37 ел китапханәче булып эшләгән Габдрахманова Нәзирә Шамил кызы татар әдәбиятына, шул нисбәттән минем иҗатыма кызыксындыру, хөрмәт-мәхәббәт уята алган. Ә мин нәни артистларга ( рәхмәт төшкерләренә) “Салават күпере” җурналын бүләк иттем. Балаларның ничек шатланганнарын күрсәгез иде сез! “Салават күпере” һәркемгә дә зур сөенеч шул ул! Сатып алып булмый һәм сатылмый да торган рухи азык, байлык, хәзинә тулы сандык бит ул! 
         Кичәдә катнашкан һәрбер бала, әти-әниләре, якташларым: авылдашлар, Ташчишмәлеләр, укытучылар коллективы;  үз эшенең остасы, балалар белән генә түгел, авыл халкы белән дә төрле мәдәни чаралар оештыручы, алып баручы, сценарийлар авторы китапханәче Нәзирә Шамил кызы; мәдәният йорты мөдире Илсия Мөдәрис кызы өчен сөенеп- шатланып кайттым: авыл яши, мәктәп яши , мәдәният яши, Аллаһка шөкер... (Ташчишмәлеләр бик актив: бу чарадан кергән акча да матди ярдәм буларак СВОга җибәреләчәк диделәр)
         Олы рәхмәтләремне шагыйрә һәм шәхес буларак иҗатыма уңай бәя биргән кунаклар: Әтнә үзәк балалар китапханәсенең балалар эшләре буенча директор урынбасары Низамова Зөһрә Зөлфәт кызына; Әтнә төбәге шагыйрьләренең “Күңел чыңы” исемле иҗади берләшмәсе җитәкчесе танылган журналист, шагыйрә, кече күңелле, кайгыртучан Сүрия Мингатинага һәм башкаларга җиткерәсем килә. Талантлы яшь шагыйрь Азат Әскәров туган авылы Ташчишмәне шигырь юлларына салып, җыр итәр әле дигән якты өметем бар. Республика күләмендә генә түгел, күп җирләрдә танылган, билгеле шәхес- артист, җырчы, баянчы; Әтнә төбәгендә, Олы Мәңгәр авылында мәдәни әләмне ышынычлы кулларында югары җилфердәтеп барган, балалар курчак театрын җитәкләгән мәдәният хезмәткәре Рафис Сәләхетдиновның чыгышын сокланмыйча карау- тыңлау мөмкин түгел!
       Кунаклар арасында дусларым – Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы Хәкимова Лидия Салихҗан кызы һәм ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре Абдуллина Рузилә Вагыйз кызы булуы бәйрәмне тагы да ямьләде- матурлады, баетты. Дуслыкның кадерен белгәннәре өчен рәхмәт сөйкемле, кадерле элекке хезмәттәшләремә.
           Әйе, туган як – һәрберебезгә бик кадерле, туган туфрак гел үзенә тартып тора ул. Туганнарым туган якка бер әйтүгә җыелышып кайтты, җылы теләкләре күңелемә сары май булып ятты. Сәхнәдән балачак хатирәләренә үрелеп бригадир әтием, фельдшер әнием турында авылдашларның, туганнарның якты истәлекләре яңгырады. Хезмәттән тәм табып, яшәүдән мәгънә эзләп көн күрүче һәр туганыма; авылның, кардәшлекнең, туган як - ояның кадерен белеп гомер кичерүче Гөлсинә, Нияз- Гүзәл Әхмәтовлар гаиләсенә тирән рәхмәтле без. 
            Исән- сау гына булыйк, күкләребез аяз булсын!


                           Надия Вәлиева, укытучы-тәрбияче, хезмәт ветераны. Казан.