Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 марта 2024 13:25

«Салават күпере» журналының яңа саны чыкты!

Март аенда «Салават күпере» журналы сине туган илебездә яшәүче кыргый хайваннар белән таныштырыр!

Көнче төлке малае турында кызыклы әкият укы! Маҗаралы уеннар уйна, биремнәр чиш: хайваннарның койрыкларын һәм яраткан азыкларын эзлә, һәр әнигә үз баласын табарга ярдәм ит. «Нәрсә? Нигә? Ни өчен?» сәхифәсендә микродулкынлы мич белән таныш, аның тарихы һәм эш кагыйдәләре турында бел. «Табигать баласы» проектында гап-гади агач ботакларыннан матур ваза яса. «Мин Россиядә яшим» сәхифәсендә Татарстанның башкаласы булган Казанга сәяхәт ит. «Идел буе халыклары әкиятләре» проектында татар халык әкиятен укы. «СалаваTik»лар башкаруында «Яз килгән» җырын тыңла.
Чәчәкле язны «Салават күпере» белән бергә каршы ал!