Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 августа 2024 13:57

Чынаяклар тарихы

Су салып эчү өчен кирәк булган беренче савытларны борынгы кешеләр бик күп еллар элек ясый башлый.

Моның өчен алар кул астындагы предметлардан файдалана. Беренче савытлар эре хайван мөгезләреннән, йомырка яисә чикләвек кабыгыннан, агачтан, гәрәбәдән ясала. Ә менә беренче чынаяклар Борынгы Кытайда уйлап табыла. Элегрәк алар кызыл балчыктан әвәләнә яисә алтыннан яисә көмештән ясала. Моннан 2600 ел элек кытайлылар нык һәм җиңел фарфор чынаяклар ясый башлый. Алар кайнар чәйгә суынмаска булыша. Бу вакытта чынаякларның тоткычлары булмый, алар касә формасында була.

Фарфор ясау серләре Кытайның дәүләт сере булып саклана. Шуңа күрә бик күп еллар буе әлеге ил чәйнең һәм фарфор савыт-сабаның бердәнбер җитештерүчесе һәм сатучысы була. Татар телендәге чынаяк сүзе – шуның дәлиле. Ул чин, ягъни кытай һәм аяк, ягъни савыт дигән ике өлештән тора һәм «кытай савыты» дигәнне аңлата.

16 гасырда фарфор ясау серен японнар, ә 18 гасырда европалылар белеп ала. Беренче фарфор ясау фабрикасы хәзерге Саксониянең Мейсен шәһәрендә ачыла. Анда чынаяклар гына түгел, ә чәй тәлинкәләре һәм чәй пешерү өчен беренче чәйнекләр дә чыгарыла. Ә чынаякка тоткыч беркетүне инглизләр уйлап таба. Шул вакыттан кайнар чәй салынган чынаяк кулны пешерми башлый.

Бөтен дөньяда чәй эчү модага керә. Инглиз джентельменнары өчен хәтта мыекларны юешләтми торган махсус уемтылы чынаяклар уйлап табыла.

Дустым, татарларда һәм иглизләрдә сөтле чәй эчү гадәткә кергән. Ә ни өчен икәнен беләсеңме? Ак фарфорны куе чәй белән пычратмас өчен! Иң элек чынаякка сөт, аннары куе чәй салынган, шулай итеп чынаяк чиста калган!

Дустым, хәзер чынаякларның ниндиләре генә юк! Күңелеңә, холкыңа туры килгәнен үзең сайлап ала аласың!