Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 января 2024 13:06

Без – кунакта: Яр Чаллыда. «Көнбагышкай» балалар бакчасында

Яр Чаллы шәһәренең 82 нче номерлы «Көнбагышкай» балалар бакчасында ел дәверендә көнбагышлар чәчәк ата икән. Әйе, әйе.. без үзебез моның шаһитләре булдык.

Безгә «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлегендә әхлакый-патриотик тәрбия бирү» темасына багышланган шәһәркүләм гамәли семинарда катнашу насыйп булды. Чаллының йөз утыз ике балалар бакчасыннан килгән ана телен өйрәтүче тәрбиячеләрен үзенең диварларына сыйдырган 82 нче балалар бакчасы гөр килде. Бакча мөдире, Исаева Резеда Сәлмән кызы, безне дә колачын җәеп каршы алды. Семинар бик җылы атмосферада, мастер-класслар һәм чыгышлар белән үрелеп барды. Сабирова Ләйсирә Рафаэль кызы – «Көнбагышкай»ларда балаларга ана телен өйрәтүче тәрбияче. Ул «Ел тәрбиячесе – 2024» бәйгесендә шәһәр күләмендә икенче урынны яулаган. Аның семинарда күрсәткән мастер-классы да югары дәрәҗәдә үтте. Хәер, сез аны үзегез туры эфирдан карый аласыз. (сылтама - https://vk.com/salavatkupere20). Без дә үз чиратыбызда, журналыбызны, татар телен һәм башка телләрне өйрәнүдә куллану өчен видео проектларыбызны, мультимедиа китап-кулланмаларыбызны тәкъдим иттек.

Коллективның эшләгән эше искитмәле. Алар – республикабыздагы 1,5 меңнән артык мәгариф учреждениеләре арасында иң яхшы егерме оешма исемлегендә. «Көнбагышкай»ларның туплаган тәҗрибәсе туган телдә эшләүче барлык мәктәпләр һәм бакчалар өчен үрнәк булырлык. Резеда Сәлмәновна җитәкләгән балалар бакчасына һәр бала иртән йөгереп үзе килә торгандыр... Андагы бассейн, робототехника, тоз, сенсорика кабинетлары... Алар искитмәле дәрәҗәдә җиһазландырылган. Сабыйларның сәламәтлеге, үсеше өчен кайгырткан мондый җитәкчегә рәхмәттән башка сүз юк. Болар барысы да фидакарь хезмәт нәтиҗәсе.

Резеда Сәлмәновна, сез җитәкләгән коллектив туган телебезне һәм милли мәдәниятебезне саклау, балаларга өйрәтү буенча зур эш башкара. Алга таба да сезгә зур уңышлар насыйп булсын. Бернинди кырау да сезнең көнбагышларга зыян китермәсен. Бүгенгедәй һәрвакыт чәчәк атыгыз.

 

Гөлназ Ярмиева