Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 сентября 2024 14:20

Балан

Җимеш кирәк бәлешкә, Барыйк икән кай төшкә?

– Җимеш-җимеш, син кайда?
– Баланда мин, баланда.
– Балан-балан, син кайда?
– Болында мин, болында.
– Болын-болын, син кайда?
– Түгәрәк күл буенда.
– Түгәрәк күл, син кайда?
– Тугайда, кил, мин монда!
Тугайда күлне күреп,
Болын эченә кереп,
Баланның иң кызылын
Җыеп йөрдек көнозын.
Балан-балан бал гына,
Тәмле икән җимеше.
Әнигә – туган көнгә
Бүләк булды бәлеше.


Нәҗип Мадьяров