1 апрель - Көлке көне
Әти кеше мәктәптә укучы улының өйгә бирелгән дәресләрен хәзерләп утыра. Ишектә кыңгырау чылтырый. Анда – күрше ире: – Улыгызның математикадан өй эшләрен эшләдегезме? – Эшләдек…. – Күчерергә биреп торыгыз әле… Айнур, минем компьютерым эшләми. - Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? - Әйе, барыбер эшләми. - Розеткага...
Әти кеше мәктәптә укучы улының өйгә бирелгән дәресләрен хәзерләп утыра. Ишектә кыңгырау чылтырый. Анда – күрше ире:
– Улыгызның математикадан өй эшләрен эшләдегезме?
– Эшләдек….
– Күчерергә биреп торыгыз әле…
Айнур, минем компьютерым эшләми.
- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?
- Әйе, барыбер эшләми.
- Розеткага тыкканмы?
- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.
- Ә шырпы нигә?
- Бездә утны сүндерделәр :D
Әни, мин мәктәптә санарга өйрәндем.
– О, маладис кызым, әйдәле, күрсәт һөнәреңне.
– Мин укытучыны усалга саныйм.
Бер гаиләдә бала туган, ләкин сөйләшми икән. Врачларга, күрәзәчеләргә йөртәләр, бала барыбер сөйләшми икән. Шулай беркөнне чөй эчәргә утыргач бала телгә килеп:
– Шикәр салыгыз, – ди.
Әти-әнисе аптырашта калалар, сөенәләр һәм әтисе сорый:
– Улым, нигә моңарчы сөйләшмәдең соң син?
– Соң әти, моңарчы шикәр сала идегез бит.