Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 сентября 2022 06:45

Яшелчәләр

Дустым, синең тизрәк дәү үсәсең киләдер инде, шулаймы? Күрәм-күрәм, әнә, әйе, диеп баш та кагып куйдың. Ә дәү үсү өчен, витаминлы ризык ашарга кирәк! Ә иң күп витамин, әлбәттә, яшелчәләрдә! Бәрәңге җирдә үсә. Без бу яшелчәнең җир астында үскән өлешен – бүлбеләрен ашыйбыз. Бәрәңгенең туган ягы – Чили. Европага бу...

Дустым, синең тизрәк дәү үсәсең киләдер инде, шулаймы? Күрәм-күрәм, әнә, әйе, диеп баш та кагып куйдың. Ә дәү үсү өчен, витаминлы ризык ашарга кирәк! Ә иң күп витамин, әлбәттә, яшелчәләрдә!

Бәрәңге җирдә үсә. Без бу яшелчәнең җир астында үскән өлешен – бүлбеләрен ашыйбыз. Бәрәңгенең туган ягы – Чили. Европага бу яшелчәне 15 гасыр ахырында Христофор Колумб алып кайткан. Ә менә Россиягә ул бары тик 18 гасырда гына кергән. Бәрәңге бик тәмле һәм туклыклы. Анда углеводлар, аксым һәм С витамины бар. Ул көч бирә, мускулларны үстерә, иммунитетны ныгыта.

Кишер җир астында үсә. Кишерне бик күп еллар элек борынгы греклар һәм мисырлылар үстерә башлаган. Ә 14 гасырда ул Россиягә дә килеп җиткән. Кишердә бета-каротин дигән витамин бар. Ул күз күрүен яхшырта, тешләрне ныгыта, тиз үсәргә ярдәм итә.

Чөгендернең без җир астында үскән өлешен – тамырын ашыйбыз. Чөгендерне моннан 4000 ел элек хәзерге Иран территориясендә үстерә башлаганнар. Бу вакытта ул дару булып саналган. Безнең илгә 10 гасырда килеп кергән. Чөгендер, яшелчә булса да, бик баллы. Ул организмны чистарта, зарарлы матдәләрдән арындыра.

Помидорны икенче төрле аны “томат” дип тә атыйлар. Кайчандыр аны җиләк-җимешләр рәтенә дә керткәннәр. Помидорның туган ягы – Көньяк Америка, ул анда хәтта урманнарда да үсә. Россиягә ул 18 гасырда килеп җитә һәм баштарак чәчәк буларак үстерелә. Томат – тәмле һәм файдалы яшелчә. Анда С һәм В витамины бик күп. Ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта, хәтерне үстерә.

Кыяр – кабакның һәм ташкабакның якын туганы. Кыяр моннан 6 мең ел элек Көньяк-Көнчыгыш Азиядә барлыкка килгән. Бу яшелчә тулысынча диярлек судан тора. Шулай да анда ашыйсы килү теләген уята, ашказаны эшчәнлеген яхшырта торган минераллар бар.

Баллы борыч – тәмләткеч буларак кулланыла торган ачы борычның туганы. Туган ягы – Көньяк Америка. Европага аның орлыкларын Христофор Колумб алып кайткан. Башта борычны дару буларак кулланганнар, аннан майлар, төнәтмәләр ясаганнар. Соңрак тәмләткеч буларак ризыкка сала башлаганнар.

18 гасырда галимнәр баллы борычны уйлап тапкан. Борычның бу төре төрле төстә була. Кызыл, сары, кызгылт-сары, шәмәхә һәм яшел борычны очратырга мөмкин. Нинди төстә булуына карамастан, борычта С витамины бик күп. Бу сыйфаты белән ул хәтта лимон һәм әфлисунны да уздыра. Ә тагын анда картаюдан саклый һәм иммунитетны ныгыта торган Р витамины да бар.

Бу – суган. Ул бик ачы, кайвакыт күз яшьләрен дә чыгара торган яшелчә. Ул Урта Азиядә моннан 6 мең ел элек барлыкка килгән. Суганда эфир майлары, С витамины һәм каротин бик күп. Ул аппетитны уята, авырулардан саклый, ашказаны эшчәнлеген яхшырта.

Дустым, ә син тагын нинди яшелчәләр беләсең?