Ренат Харис шигырьләре
Йокы Йокы керде күземә, тынгы бирми үземә – ачтыра да яптыра, тик утырам аптырам. Аннан керде авызга – кара син бу явызга: ачтыра да яптыра, Һава гына каптыра. Тагын бер тапкыр кергәч, мин йокыны алдадым – авызымны яптым да кирегә чыгармадым. Бигрәк дөрес иткәнмен – йоклаганмын-киткәнмен... Башмак кигәндә...
Йокы
Йокы керде күземә,
тынгы бирми үземә –
ачтыра да яптыра,
тик утырам аптырам.
Аннан керде авызга –
кара син бу явызга:
ачтыра да яптыра,
Һава гына каптыра.
Тагын бер тапкыр кергәч,
мин йокыны алдадым –
авызымны яптым да
кирегә чыгармадым.
Бигрәк дөрес иткәнмен –
йоклаганмын-киткәнмен...
Башмак кигәндә
Менә безнең уң башмак,
менә безнең сул башмак.
Уңын киябез башта,
аннан киярбез сулын...
Уңын алдан кигәннең
уңа икән, ди, юлы.
Уң аяк безнең әзер.
Сулын киябез хәзер.