Разил Вәлиевнең балалар өчен шигырьләре
Кайтаваз кайда яши? Урамга чыгып кычкырдым: -Әй, кайтаваз, Син кайда-ау? Ишеттем бары бер аваз: -Һау-һау, һау-һау, Һау-һау-һау. Көтү көткәндә кычкырдым: -Син кайда, Хәбәр җибәр! Ишеттем бары бер аваз: -Бә-бә, бә-бә, Бә-бә-бә. Урманга барып кычкырдым, Җавабын озак көттем. Яңгырады моңлы аваз: -Күк-кү, күк-кү, -Күк-кү-кү. Төнлә төшемдә сорадым: -Әйт, кайтаваз, Син...
Кайтаваз кайда яши?
Урамга чыгып кычкырдым:
-Әй, кайтаваз,
Син кайда-ау?
Ишеттем бары бер аваз:
-Һау-һау, һау-һау,
Һау-һау-һау.
Көтү көткәндә кычкырдым:
-Син кайда,
Хәбәр җибәр!
Ишеттем бары бер аваз:
-Бә-бә, бә-бә,
Бә-бә-бә.
Урманга барып кычкырдым,
Җавабын озак көттем.
Яңгырады моңлы аваз:
-Күк-кү, күк-кү,
-Күк-кү-кү.
Төнлә төшемдә сорадым:
-Әйт, кайтаваз,
Син кайда?
Бик ерактан аваз килде:
-Аа-а-а-а-ай-да-а...
Тегермән
Әбинең туган көненә
Бүләк иттек тегермән.
“Хәзер кофе тарттырырга
Кибеткә барып йөрмәм, -
Дип сөенә әбиебез,-
Мәшәкатьтән котылдым”.
Әби күршегә керүгә,
Тегермәнгә тотындым.
Әй тарттырам чикләвекне
Кабыгы-ние белән.
Әйләнеп тора тегермән,
Мин шатлыгымнан көләм.
Тарттырдым мин бәрәңге дә,
Тарттырдым кишер, кыяр,
Мин тарттырган нәрсәләрне
Ашаса, фил дә туяр.
Тарттырдым мин борыч, суган,
Тарттырдым мин алманы.
Өебездә тарттырмаган
Бер нәрсә дә калмады.
-Син тарттыңмы? – диеп, әби,
Аһ-уһ килде, шаккатты...
...Әйе, әйе, үзем тарттым,
Колакны әби тартты.
Безнең диңгез
Эштән кайткач,
Әти әйткән:
“Каян килде
Бу диңгез?
Моңа кадәр
Коры җирдә
Тора иде
Өебез.
Су эчендә
Өстәл, диван,
Зур шкаф
Утрау кебек.
Монда давыл
Булган, ахры,
Бөтен җирдә –
Ак күбек”.
Әни күп уйлап тормаган,
Елмаеп, болай дигән:
“Диңгез түгел,
Бу, әтисе,
Улыбыз
Юган идән”.