Бармак уеннары
Бармак уеннары Уенчыкларның исемнәрен әйтә-әйтә, балалар бармакларын бөгеп баралар. * Бабай алды барабан, Әби алды бөтерчек, Әти алды машина, Әни алды сикергеч, Ә мин алам бер зур туп, Уйныйм, тупны сикертеп. * Баш бармагым туп була, Имән бармак– бөтерчек. Урта бармак була шакмак, Атсыз бармак– сикергеч. Чәнти бармак– барабан, Сана,...
Бармак уеннары
Уенчыкларның исемнәрен әйтә-әйтә, балалар бармакларын бөгеп баралар.
* Бабай алды барабан,
Әби алды бөтерчек,
Әти алды машина,
Әни алды сикергеч,
Ә мин алам бер зур туп,
Уйныйм, тупны сикертеп.
* Баш бармагым туп була,
Имән бармак– бөтерчек.
Урта бармак була шакмак,
Атсыз бармак– сикергеч.
Чәнти бармак– барабан,
Сана, әйдә, яңадан.
* Бу бармак– кыяр,
Бусы– кәбестә,
Бу бармак– кишер,
Бусы– чөгендер,
Ә бусы суган булды–
Менә кәрзинем тулды.
(бармакларны йодрыклыйлар)
* Баш бармак була бүре,
Имән бармагым– төлке,
Урта бармагым– керпе,
Атсыз бармагым– аю,
Чәнти бармагым– куян,
Куянны кая куям?
Фәрсия Зиннурова