11 августа 2022 07:32
Балагыз кайсы авазны әйтә белми?
«Ш» авазына күнегүләр Ша – аш – шалаш Шалашта малайлар шаяра. Шалашта кызлар аш ашый. Тышта шау – шу киләләр. Шо – шо – шома шарлар очалар. Шамил таудан чана шуа. Шыгыр – шыгыр килә карлар Шы – шы – шырпы бик куркыныч. Аның белән шаярма. Ша – ша –...
«Ш» авазына күнегүләр
Ша – аш – шалаш
Шалашта малайлар шаяра.
Шалашта кызлар аш ашый.
Тышта шау – шу киләләр.
Шо – шо – шома шарлар очалар.
Шамил таудан чана шуа.
Шыгыр – шыгыр килә карлар
Шы – шы – шырпы бик куркыныч.
Аның белән шаярма.
Ша – ша – шабыр тиргә төшеп,
Шайба куган ди Шамил.
Кулларын шап – шоп китереп,
Шаярып кул чабалар.
gayanova_i_v.a2b2.ru