Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 октября 2023 10:55

Татарлар

ТАТАРЛАР ТУРЫНДА

ТЕЛ. Төрле елларда татарча төрле хәрефләр белән язганнар. Җиденче гасырда рун язуын кулланганнар. Соңрак уйгур, гарәп, латин язулары файдаланылган. 1939 нчы елда татарлар кириллицага күчкән.

ХАЛЫК САНЫ. Дөньяда 12 миллионга якын, Россиядә 5,5 миллион тирәсе, Татарстанда 2 миллионнан артык.

КИЕМ. Хатын-кызларда калфак, күлмәк, алъяпкыч, читек.

КИЕМ. Ир-атларда түбәтәй, күлмәк, ыштан, камзул, читек.

АЛАР МИЛЛӘТ ГОРУРЛЫГЫ. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Рудольф Нуриев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Ренат Акчурин, Чулпан Хаматова, Марат Сафин һәм башка бик күп танылган шәхесләр.

МИЛЛИ БӘЙРӘМ. Һәр ел фасылының үз бәйрәме бар. Татар халкы яз көне Нәүрүзне бәйрәм итсә, көзен Каз өмәсен зурлап уздырган. Милләтебезнең иң күренекле бәйрәме Сабантуй. Аны танылган сәяхәтче Әхмәт ибн Фадлан үз хезмәтендә 921 нче елда ук телгә ала. Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башлану хөрмәтенә уздырсалар, хәзер бу бәйрәм аларның төгәлләнүен аңлата.

МИЛЛИ РИЗЫКЛАР. Токмачлы аш, өчпочмак, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия, чәкчәк.

Казан

Татарстан башкаласын бөтен дөньяга сибелгән татар халкы тарихи ватаны дип саный. Шулай булмый ни! Казан Россиядәге иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Ул Мәскәүдән дә иртәрәк төзелгән. 18 нче гасырда Мәскәүдә 140 мең кеше яшәсә, Казанда халык саны 200 меңгә җиткән! Бүген Казан рәсми рәвештә Россиянең өченче башкаласы булып санала.

Безнең Кремль ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы объекты. Ул 10 нчы гасырда төзелә башлаган. Элек Кирмәндә 13 манара булса, бүгенге көндә аларның 7 се сакланган. Сөембикә манарасын бөтен дөньяда беләләр. 58 метр биеклектәге әлеге бина үзенең авыш булуы белән данлыклы.

Казан Россиядәге иң күпмилләтле шәһәр дә әле. Биредә 115 милләт вәкиле яши.