10 августа 2022 11:25
Кояшлы уен
Яуды яңгыр, яуды яңгыр, Күлләвекләр җыелды. Чулт-чулт итеп агачлардан Шук тамчылар коелды. Шатлыгыннан кош сайрады, Кояш чыкты ялтырап. Ап-ак томан җиргә ятты Иртә таңнан, ял сорап. Әнә салават күпере — Ал, кызыл басмалары, Гүя ул нәни кызларны ң Чәчүргеч тасмалары. Уянды бөтен табигать, Гөлләр нурга коенды....
Яуды яңгыр, яуды яңгыр,
Күлләвекләр җыелды.
Чулт-чулт итеп агачлардан
Шук тамчылар коелды.
Шатлыгыннан кош сайрады,
Кояш чыкты ялтырап.
Ап-ак томан җиргә ятты
Иртә таңнан, ял сорап.
Әнә салават күпере —
Ал, кызыл басмалары,
Гүя ул нәни кызларны ң
Чәчүргеч тасмалары.
Уянды бөтен табигать,
Гөлләр нурга коенды.
Яңгыр үзе башлап китте
Бу кояшлы уенны.
Эльмира Шәрифуллина