Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 ноября 2023 07:02

Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Көмеш каләм» түгәрәге әгъзалары иҗаты.

Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Көмеш каләм» түгәрәге әгъзалары иҗаты.

 

Әни

Әнидән дә якын кеше

Бармы икән бу дөньяда...

Миңа берни куркыныч түгел

Ул янымда булганда.

Бөтен серем, шатлыкларым

Сыя аның күңеленә.

Юкка гына тиңләмиләр

Ана күңелен диңгезгә.

Фатыйхова Сөмбел

Әнием

Әнием, син минем кадерлем!

Күктәге иң якты йолдызым.

Иң булганым, уңганым,

Өметеңне аклармын!

Әниемне бик яратам!

Ул да мине ярата.

Гаиләдәге һәр кешегә,

Җылылгын тарата.

Мин бәхетле, әнием

Син янымда булганга!

Насыйп булсын, олыгайгач та,

Синең назың тоярга!

Әһмәдуллина Ләйсән