«Киндер сугу өмәсе»
Мәктәпкә әзерлек төркеме
Максат: татар халкының борынгыдан килгән киндер сугу, туку һөнәре белән таныштыру.
Белем бирү бурычы: кул эше сәнгате белән бәйле татар халык гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Үстерү бурычы: сөйләм телен, хәтерне, фикерләү сәләтләрен, үстерү.
Тәрбия бурычы: татар халык гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту, хөрмәт һәм соклану тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше
Алдан үткәрелгән эш: уеннар, җырларлы-биюләр өйрәнү.
Җиһазлау: татар өе күренеше, сандык, тукылган сөлгеләр.
Барышы
Алып баручы. Кулдан сугылган сөлге – тастымаллар, ашъяулыклар, чаршау-чыбылдыклар..... Аларга карап кем генә сокланмый икән! Бу турында әбиләребез никадәр хатирәләр саклыйлар. Киндер сугу, туку – бик борынгыдан килгән хезмәт. Бүген, өлкәннәребезнең хәтерендә генә сакланып калган, халкыбызның борынгы шөгылен – киндер туку һәм сугу сәнгатен искә төшерербез.
Милли рухта җиһазланган татар өй эче күренеше. Салмак кына үзалдына көйләп әби сандыктан әйберләр карый. Шул вакыт кыз бала (оныгы) йөгереп керә.
Кыз бала: Әбием, әбием! Бүген безгә минем дусларым кунакка килә.
Әби: Иптәшләреңне чакырып бик яхшы эшләгәнсең, балам. Мин Сезгә сандыгымда күп еллар буе сакланган бизәкле сөлге-тастымаллар, ашъяулыклар белән таныштырырмын.
Кыз бала: Әнә кунакларым килеп тә җиттеләр.
Бәйрәмчә киенгән балалар керәләр.
Балалар: Исәнмесез! Ничек хәлләрегез, әбекәй?
Әби: Әйбәт кенә, балакайларым. Әйдә, түргә узыгыз. (балалар утыралар).
«...Сөлге сугам, сөлге сугам,
Сөлге сугам аклыкка.
Кызыл башлы сөлгеләрем
Язсын бәхет, шатлыкка...» – дип җырлый идек яшь чакта. Менә бу сөлгеләр барысы да минем өчен бик кадерле. Менә мондый матурлыкны тудыру өчен бик күп кул хезмәте кирәк.
1 бала. Әбекәй, ә син аларны кибеттән сатып алмадыңмы?
Әби. Юк, балам. Бу сөлгеләр күңел җылысы кушып тукылган.
2 бала. Ә ничек тукыйлар соң аны, сөйлә әле. Беләсебез килә бит.
Әби. Тукыр өчен башта киндерне сугарга кирәк. Киндер ул үсемлек. Өлгергәч җыялар, аннан суга батырып чылаталар. Соңыннан талкыйлар, килегә салып төяләр, җеп итеп эрлиләр.
3 бала. Минем “Тары җире, киндер җире” дип җырлаганнарын ишеткәнем бар. Шул “киндер”ме инде ул, әбекәй?
Әби. Әйе, балам. Әйдәгез бергәләп җырлыйк әле шул җырны.
“Тары җире, киндер җире”. Татар халык җыры.
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, әй, һай!..
Сөлгең аклы, сөлгең аклы,
Сөлгең аклы, шакмаклы,
Бер җырламый булмас инде
Сез уйнаган такмакны.
4 бала. Әбекәй, дәвам ит инде, аннары нишлиләр?
Әби. Җепләрне юып киптерәләр һәм киндер сугарга урын көйлиләр. Киндер урынын коруның уңышлы дип саналган көннәре бар. Дүшәмбе көн – уңышлы булып саналган. Бу эш бик авыр, шуңа күрә аны бергәләп, өмә ясап эшләгәннәр. Элек заманнарда киндер сугуны белмәгән кыз бала булмагандыр. Станок алдында күп очракта яшь кыз балалар утырган. Әниләр, апалар, жиңгилэр аларны өйрәтеп торалар. Балалар, әйдәгез, әзрәк ял итеп уйнап алыйк. Электә эштән ялга туктап алганнар.
“Яшерәм яулык” уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.
Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.
Әби. Менә бит яшьлеккә кайтып килдек. Киндер сукканда, кызлар язмышларын сынаганнар.Чүпләү калакларын кабып, урамга йөгереп чыкканнар. Кайсы якта кеше күренә яисә эт өрә—шунда кияүгә китә, имеш. Тагын мондый юрама: сөлге сугучы кыз, тастымал башын муенга салып, урамга йөгерә. Беренче нинди кеше очрый, кияве дә шундый була, дигәннәр. Карт икән — карт кешегә, яшь егет күренсә— яшькә бара дип юраганнар.
Кызлар чиккән сөлгелә белән бииләр.
Әби. Менә “хәтер сандыгын” яңарттык. Сезгә яңалык булса, миңа үткәннәрне искә төшерү булды.
Балалар. Рәхмәт, әбекәй. Менә күпме яңалык белдек.
Әби татар халык көе астында сөлгеләрнең бизәкләрен күрсәтеп чара тәмалана.
Солтанова Фәүзия Ислам кызы, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.