Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Киңәшләр рубрикасы буенча яңалыклар

  • 08 ноября 2019 06:30

    Баланы ничек мөстәкыйльлеккә өйрәтергә?

    Бу сорауга җавап бик гади, бала үзе мөстәкыйль рәвештә берәр эшкә алынса аны тыймаска кирәк, әлбәттә инде аның гомеренә яки башкаларга куркыныч янамаса. Бала барысын да үзе эшләсен, ул ялгышлыклар ясап үз дигәненә ирешергә өйрәнәчәк. Баланы үзе башкарып чыккан гамәлләре өчен генә мактарга кирәк, бу ‒ мөстәкыйльлеккә өйрәтүнең бер юлы....
    226 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 08 ноября 2019 06:16

    Күзгә арпа чыкса

    Күзгә арпа чыгуның сәбәбе ‒ алтынча стафилококк. Шуңа күрә арпа чыкса, анализлар биреп йөрергә дә кирәкми, сәбәбе болай да билгеле. Алтынча стафилококк барлык кешедә дә диярлек бар, тәннең бер өлешендә иммунитет кимесә, арпа чыгарга мөмкин. Арпаны дәвалауга килгәндә, еш чыга башласа, антибактериаль мазьлар белән  генә дәвалау булышмаячак. Антибиотиклар эчәргә туры...
    295 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 07 ноября 2019 08:01

    Тамак авыртканда нишләргә?

    Бүген сүзебез еш очрый торган тамак авыртуы турында булачак. Хәзерге көндә телевизорда тамак авыртуыннан сиптерә һәм суыра торган даруларны күп рекламалыйлар. Бу рекламаларда тамагы авырткан кеше җайлы гына шул даруларны куллана да, авырту бетеп тә китә. Күп кеше үз белдеклелек белән тамак дәвалауның дөрес түгеллеген аңлап җиткерми. Танылган балалар табибы,...
    283 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 07 ноября 2019 07:54

    Суның файдасы

    Әгәр бала көн дәвамында чәй, компоттан кала чиста су эчмәсә, бу аның сәламәтлеге өчен зыянлымы? Танылган доктор Комаровский бу хакта нәрсә уйлый икән. Аның фикеренчә, ул компотларны эчәсе килгәннән түгел, ә тәмле булганга гына эчә икән, чынлап торып сусаган булса, ул гади суны да эчәчәк. Балалаларга һәрдаим компотлар, соклар эчереп,...
    266 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 31 октября 2019 12:46

    Балага мәхәббәт

    Һәрбер әти-әни дә баласының тәрбияле, акыллы кеше булып үсеп җитүен телидер. Без балага «яхшы» һәм «начар» дигән төшенчәләрне, олыларны, якыннарын хөрмәт итәргә, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтәбез. Бала белән уртак тел табу, аңа гел «юк» дип әйтеп торуга караганда авыррак. Психологлар әйтүенчә, баланы тәрбияләүдә иң мөһиме ‒ ярату. Балага үзеңнең яратуыңны...
    246 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 31 октября 2019 06:48

    Төз утыру

    Сез минем белән килешәсездер, кәкрәеп йөргән кеше бик матур күренми, аның бит әле сәламәтлеккә зыяны да зур. Шуңа күрә, умыртка баганасының төз булуын бала вакыттан кайгыртырга кирәк, чөнки инде умыртка баганасы кәкрәйгәч, аны турайту бик авыр булачак. Гәүдәнең төс кыяфәте бозылуның беренче билгеләрен карап үтик. Бала аркасын туры тотарга тырышса,...
    333 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 31 октября 2019 06:40

    Аю табаны

    Хәерле көн! Хөрмәтле әти-әниләр, бүген сүзебез аю табаны турында булыр. Аю табанын дәвалау авыр, шуңа да аны булдырмау өстендә эшләргә кирәк, бу проблема бүгенге көндә бик актуаль. Әгәр аю табаны барлыкка килгән икән инде, аны кичекмәстән дәвалый башларга кирәк. Бу очракта аяклар өчен гигиена һәм күнегүләр комплексы күздә тотыла. Аю...
    320 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 октября 2019 06:24

    Аптечкада нәрсәләр булырга тиеш?

    Һәркем үзе белән кечкенә генә булса да аптечка йөртәдер. Ә менә бала өчен аптечкада нинди даруларның булуы мөһим соң. Моны белү өчен без Комаровскийга мөрәҗәгать итербез. Иң беренче шуны әйтеп китәргә кирәк, һәрбер баланың үзе өчен генә кирәк булган дарулары булырга мөмкин. Мәсәлән, сез балагызның түбән гемоглобинын дәвалыйсыз икән, димәк...
    322 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 октября 2019 10:03

    Бала ни өчен китап укырга яратмый?

    Ни өчен балалар китап укырга яратмый соң? Бергәләп сәбәпләрен ачыклап китик әле. Беренчедән, бала өчен китап теле сөйләм теленә караганда ятрак, шуңа күрә алар аны авыр кабул итәләр. Шуңа күрә ул ияләнсен өчен балага китапны кечкенә яшьтән укый башларга кирәк. Китап теле ‒ ул зурлар өчен. Балалар алар геройларның ник...
    279 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 октября 2019 09:52

    Теш шыгырдату

    Кайбер балалар йоклаган вакытта тешләрен шыгырдаталар. Күп кешеләрнең теш шыгырдатуны бабасырга бәйләүләре дөреслеккә туры килми. Медицина бүгенге көндә дә теш шыгырдатуның сәбәбен төгәл генә әйтеп бирә алмый. Балагыз тешен шыгырдатса, артык борчылырга кирәкми. Ә менә инде аның аркасында тешләр кырыла башласа, теш табибына мөрәҗәгать итергә кирәк. Ул тешкә махсус киертелә...
    254 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 октября 2019 06:27

    Борында казыну

    Балагыз борынындагы маңканы ашамыймы? Котлыйм, сезгә бәхет елмайган. Маңка ашаган балалар күбрәктер ул. Танылган доктор Комаровскийга да бу турыда сорау биргәннәр, «Нишләп балалар маңкаларын ашыйлар?». Докторның җавабы болайрак яңгырый: «Балаларның борыннарыннан чыккан әйберләрен авызга тутырулары турында медицина фәнендә бер фикер дә юк. Кайбер галимнәр бу мәсьәләне күтәреп чыгалар һәм бу...
    260 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 27 октября 2019 16:46

    Югары тән температурасы

    Балалар еш авырый. 37,5°C температура безне бик куркытмый да. Ә менә градусник 39°C күрсәтсә, нәрсә бирергә? Бу сорауларга доктор Комаровскийның җавапларын карап китик. Доктор фикеренчә, 39°C температура яшь бала өчен бик куркыныч булып санала, шуңа күрә бу вакытта әти-әниләр нәниләренең үз-үзен тотышына бик игътибарлы булырга тиешләр. Температураның тагын да күтәрелүе...
    277 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 октября 2019 07:01

    Кыш көне кошларны ни белән сыйларга?

    Кышларга калган кошлар өчен кыш айлары иң авыр чак. Канатлы дуслар синең ярдәмеңә бик мохтаҗ. Әгәр дә шәһәрдә яшәсәң, җимлекне форточкага яисә балконга беркетеп куй. Шулай иткәндә, кошларны ашату уңайрак. Җимлекне бакчага элеп куйганда, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр. Кошлар ашханәсен эшләгәндә кибеттән сатып алган сөт тартмаларын...
    280 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 октября 2019 06:49

    Баланы горшокка өйрәтү

    Баланы горшокка өйрәтү буенча доктор Комаровский бер мисал китерә. «Сезгә баланы мөстәкыйль рәвештә ашарга өйрәтергә кирәк ди, ләкин баланың бер дә әти-әнисенең ашаганын күргәне юк. Сез балага башта авызны ачасы, анда азыкны саласы дип аңлата аласызмы, авыр бит шулаймы? Хәзерге алга киткән җәмгыятьтә бала әти-әнисенең туалетта нишләгәннәрен күрми үсә. Шуңа...
    266 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 октября 2019 06:32

    Шоколад һәм кальций

    Шоколад организмда кальцийның үзләштерелүен әкренәйтә дигән фикер ишеткән бар. Димәк сөтле шоколад бөтенләй дә файдасыз булып чыга бит инде. Ә безнең танылган доктор Комаровский бу хакта нәрсә уйлый икән. Шоколад чыннан да кальцийның үзләштерелүенә комачауларга мөмкин. Шоколадтагы какаода оксалатлар бар, алар кальций белән бергә кушылып, кальций оксалаты дигән эреми торган...
    264 тапкыр укылган тулырак укырга...