Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Киңәшләр рубрикасы буенча яңалыклар

  • 18 декабря 2019 10:50

    Балагыз тешләрен чистартамы?

    Балаларны ничек теш чистартырга өйрәтергә икән дигән уйлар борчыймы сезне? Ә бит тешләрне балачактан сакларга, теш чистарту гадәтен дә кечкенәдән сеңдерергә кирәк. 2-3 яшьлек бала теш чистартырга теләмәсә, аны мәҗбүр итү кирәкми. Бу эшне бергә башкару яхшы, бала шулай итеп олылардан карап өйрәнәчәк. 4-5 яшькә кадәр махсус балалар өчен теш...
    237 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 декабря 2019 08:43

    Бала ни өчен китап укырга яратмый?

    Ни өчен балалар китап укырга яратмый соң? Бергәләп сәбәпләрен ачыклап китик әле. Беренчедән, бала өчен китап теле сөйләм теленә караганда ятрак, шуңа күрә алар аны авыр кабул итәләр. Шуңа күрә ул ияләнсен өчен балага китапны кечкенә яшьтән укый башларга кирәк. Китап теле ‒ ул зурлар өчен. Балалар алар геройларның ник...
    205 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 декабря 2019 08:07

    Бала сөт ризыклары ашамаса нишләргә?

    Бүген без балалар һәм сөт ризыклары темасын карап үтәрбез. Сөт ризыкларын ашамаган балалар бар, аларның әти-әниләрен бу проблема борчый. Әти-әнигә балага сөт ризыгын ашатыр өчен төрле хәйләләр уйлап чыгарырга туры килә. Ләкин бит барлык балалар да яратып ашый торган сөт ризыгы бар, ул да булса туңдырма, аны яратмаган бала бик...
    215 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 декабря 2019 08:24

    Баланың битен шарф белән капларга ярыймы?

    Әти-әниләр кыш көне балаларына җылы булсын дип авызларын шарф яисә башка әйбер белән каплыйлар. Янәсе, авызга салкын һава кермәсен. Врачлар әйтүенчә, безнең борын һаваны шарфка караганда әйбәтрәк җылыта икән. Ләкин борынны каплап йөрергә ярамый дип катгый рәвештә әйтеп булмый. Урамда түбән температура булса, бала борын белән суларга тиеш, авыз белән...
    224 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 декабря 2019 08:17

    Миндалиналарны алдыргач та ангина чыга аламы?

    Еш кына тамак авырткач, врачлар миндалиналарны алдырырга киңәш итә. Бу юл гына проблеманы хәл итәме соң, Комаровский ни уйлый икән. Миндалиналарны тулысынча алдырып бетереп булмый, аларның күпмедер өлеше барыбер кала. Шуңа күрә балада кабат ангина башланса, врачларны гаепләргә кирәкми, ангина килеп чыкмас өчен чаралар күрергә кирәк. Мәсәлән, өйдәге һава температурсы...
    233 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 декабря 2019 08:05

    Балалар өчен нинди ботка файдалы?

    Ботка балалар өчен бик файдалы, шуңа да әниләр аның кайсысы файдалырак булуы турында баш вата. Ә танылган доктор Комаровский кайсы боткага өстенлек бирә соң? Иң беренче шуны әйтеп китәргә кирәк, ботка ул сөттә яисә суда пешерелгән ярма. Аның сөттә яисә суда пешүе дә файдалылыгына бәйле икән. Мәсәлән, күпләребез яраткан карабодайны...
    275 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 06 декабря 2019 13:53

    Баланың тәүге адымнары

    Баланың тәпи йөреп китү мизгеле әти-әни өчен иң куанычлы мизгелләрнең берсе. Бу вакыйга һәрвакыт куанычлы булмаска да мөмкин, мәсәлән, әти-әнине бала кайчан тәпи китәргә тиеш, дигән сорау борчый. Бу процесс иртәрәк башланса, сөякләре ныгымаган дип борчыла, соңа калса үсеше артта кала дип уйлый. Бала тәпи йөреп китәр алдыннан, тотынып басып...
    239 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 декабря 2019 06:12

    Иркә бала

    Хәерле көн! Килешәсездер, бала туу гаиләдә бик зур шатлык. Яңа туган баланы гаиләдә мәхәббәткә күмәләр. Бу бер яктан начар да түгел, киләчәктә ул үзенең балаларына да шул мәхәббәтне өләшәчәк. Ләкин артык ярату, игътибар белән арттырып җибәрүчеләр дә бар. Баланың барлык теләкләрен дә үтәргә тырышалар, нәтиҗәдә ул үзенә бар нәрсә дә...
    280 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 04 декабря 2019 08:15

    Газлы эчемлекләрнең зыяны

    Доктор Кормаровскийга сорау бирәләр икән: «Балага газлы эчемлекләр эчертү кальций үзләштерелүгә һәм сөякләргә зыян китерәме?». Бу дөрес түгел икән. Хәер, утсыз төтен булмый диләр бит. Кайбер газлы эчемлекләргә, бигрәк тә көрән төстәгеләренә, фосфор кислотасы кушыла. Ул кислоталылыкны көйләү функциясен башкара, чынлап та кальций үзләштерелүгә комачауларга мөмкин икән. Ләкин моның өчен...
    277 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 03 декабря 2019 10:26

    Бармак гимнастикасы

    Хәерле көн! Күп әти-әни бармак гимнастикасының файдасы турында ишетеп беләдер, ләкин нинди күнегүләр соң ул, ни өчен ул балага кирәк?! Бармак гимнастикасы ул вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләрдән гыйбарәт, ягъни бу күнегүләр вакытында организмның берничә системасы катнаша (мускул, күрү, нерв, сөяк системалары), алар балада куллар белән вак эшләрне башкара алу...
    292 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 03 декабря 2019 10:21

    Аптечкада нәрсәләр булырга тиеш?

    Һәркем үзе белән кечкенә генә булса да аптечка йөртәдер. Ә менә бала өчен аптечкада нинди даруларның булуы мөһим соң. Моны белү өчен без Комаровскийга мөрәҗәгать итербез. Иң беренче шуны әйтеп китәргә кирәк, һәрбер баланың үзе өчен генә кирәк булган дарулары булырга мөмкин. Мәсәлән, сез балагызның түбән гемоглобинын дәвалыйсыз икән, димәк...
    255 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 02 декабря 2019 10:56

    Бармак белән ашау

    Балага 7-8 ай булгач, аңа үзе бармаклары белән ашый алырдай ризыклар бирә башларга кирәк. Бармак белән бала әллә ни күп ашый да алмый, ләкин бу аның үсеше өчен бик кирәкле этап булып тора. Бармак белән ашау вак моторикага уңай йогынты ясый. Бала шулай ук төрле формадагы, хәлдәге ризыклар белән таныша,...
    243 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 ноября 2019 13:44

    Балага мәхәббәт

    Һәрбер әти-әни дә баласының тәрбияле, акыллы кеше булып үсеп җитүен телидер. Без балага «яхшы» һәм «начар» дигән төшенчәләрне, олыларны, якыннарын хөрмәт итәргә, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтәбез. Бала белән уртак тел табу, аңа гел «юк» дип әйтеп торуга караганда авыррак. Психологлар әйтүенчә, баланы тәрбияләүдә иң мөһиме ‒ ярату. Балага үзеңнең яратуыңны...
    244 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 15:08

    Балага витаминнар эчертү кирәкме?

    Бигрәк тә кышкы вакытта әти-әниләр балаларга өстәмә рәвештә витаминнар бирергә кирәк микән дип уйлана башлыйлар. Танылган доктор Комаровский бу очракта Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының фикеренә колак салырга тәкъдим итә: Витаминнар эчерткәнче балаланың рациональ туклануын тәэмин итәргә кирәк. Һәр әти-әни үзенә шундый бурыч куйса, проблемалар булмаска тиеш. Бала көн дәвамында яшелчә,...
    241 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 ноября 2019 10:19

    Балага күкрәк сөтен күпме вакыт ашатырга?

    Барлык педиатрлар да бертавыштан балага 6 айга кадәр бары тик күкрәк сөте генә ашатырга кирәк, диләр. Ә 6 айдан соң нишләргә? Алга таба күкрәк сөтен башка ризыклар белән беррәттән ашатырга кирәк. Бала һәм ананың теләге булганда, күкрәк сөте ашатуны дәвам итәргә кирәк. Имезүнең дәвамлылыгын һәр гаилә үзе хәл итә. Бөтендөнья...
    227 тапкыр укылган тулырак укырга...