Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар
-
17 августа 2020 12:33
Яңгыр ява
Яңгыр ява! Яңгыр ява Шыбыр-шыбыр. Йөгереп чыга бала-чага, Ыбыр-чыбыр. Яшен яшьни, күкләр тетри Дөбер-шатыр! Курыкмыйлар, кулларында Зонтик-чатыр... Илдар Юзеев -
14 августа 2020 08:43
Канатлы ай
Кич. Авыл тынлык куелыгына чумган. Үзе шундый җылы. Өйгә һич керәсе килми. Капка төбендәге утыргычта, кичке шәфәкъ матурлыгына хозурланып, әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар. Утыралар дигәч тә, утыргычта әнисе генә утыра, ә Фирая аның итәгенә менеп кунаклаган. Күк гөмбәзендә, учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди. Аларның барысын да уздырып,... -
14 августа 2020 08:18
Минем дустым — Әлифба
Мин иртә белән мәктәпкә барам, Беренче китап минем кулымда. Буран булса да, мин юлны табам, Мине өйрәтер дустым Әлифба. Шат күңел белән мәктәпкә ... -
12 августа 2020 07:40
Дачада
Айнур белән Алсу шәһәр уртасында яши. Биек йортның сигезенче катында. Балконга чыгасың да, туйганчы, урам күзәтәсең. Анда тыз-быз машиналар чаба. Трамвайлар йөгерә. Абыйлар, апалар, әбиләр, бабайлар каядыр ашыга. Алар йортлар артына китеп югалалар. Айнур белән Алсуның да шунда барасы килә. Ә быелгы яз аларга шатлык алып килде. Әтиләре шәһәр кырыенда... -
12 августа 2020 07:27
Бал кортлары һәм яңгыр
Кичә кичке якта яңгыр яуган иде. Наҗия балалар бакчасыннан кайтышлый ярыйсы гына чыланды... Шуңа күрә, бүген иртән тору белән үк, ул тәрәзәгә бакты. Көн бүген дә болытлы күренә. Юк инде, Наҗия бүген алдатмас: үзе белән кечкенә кулчатырын да алачак. Әнисе исә бакчадагы умарта ояларына ишарәләде: — Бүген яңгыр булмас, кызым,... -
10 августа 2020 08:26
Балалар бакчасы турында шигырьләр
Ул бакчаны ярата (Г.Лотфи) Көн саен Ләйлә Бакчага килә. Соң гына кайта Кич белән өйгә. Ярата Ләйлә Көн үткәрергә Иптәшләр белән Бакчада бергә. Төрле уенчык, Курчаклар монда, Кайтасы килми Ләйләнең шуңа. – Әнием, – ди ул, – Ашыгып йөрмә. Мине алырга Бик иртә килмә! ... -
10 августа 2020 07:54
Безнең ил
Карталарда безнең илне Буяганнар алсуга. Чөнки кояш иртүк торып, Алсу утлы шардай булып, Иң башта бездә чыга. Равил Фәйзуллин -
06 августа 2020 08:41
Шомырт нигә елый?..
Без ел саен шомырт агачыбыз янына кунакка киләбез. Бу килүебездә без аның моңаеп, боегып утырганын күрдек һәм дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез басып калдык... Аны талаганнар иде. Ботагы-ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. Кул җитәрдәй, урлар чәчәк калмагач, кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның югарыдагы... -
06 августа 2020 08:26
Кызык итте...
Соңгы вакытта Айгөлне ишегалдына бик чыгармаска тырышалар. Әле «әтәч талый» диләр, әле «ата каз» дип куркыталар. Чебиләр, каз бибиләре анда. Айгөлнең аларны бик тә күрәсе, кулына тотып карыйсы, алар белән уйныйсы килә. Ә чыгармагач, аксыл йомгак чебиләрне дә, сары йомшак бибиләрне дә кулга алып булмый инде ул. Бүген аңа уйнап керергә рөхсәт... -
05 августа 2020 06:34
Сөт
Сөтне сыер бирә икән, Әни шулай дип әйтә, Үзе иртүк бидон тотып Кибеткә ыгып китә. Көн дә – көн дә барып йөрү Кыендыр бит әнигә; Кибеттән алып сыерны Өйдә саумый соң нигә? Равил Фәйзуллин -
04 августа 2020 09:36
Фоторәсем
Абый фоторәсем эшли Караңгы бүлмәсендә. Аның ясаган рәсеме Чын кебек һәммәсе дә. Ә мин яктыда ясап та, Рәсемем начар чыга... Әллә инде абый кебек Ясыйсы караңгыда? Равил Фәйзуллин -
04 августа 2020 08:42
Равил Фәйзуллин иҗаты
Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Шул районның Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен һәм 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин «семендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1966—1967 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, армиядән кайткач, СССР фәннәр... -
17 июля 2020 13:28
Керпе туны
Борын-борын заманда Җир йөзендә бөтенләй кыш булмаган, гел җәй генә патшалык иткән. Болыннар шау чәчәккә чумып, агачлар мул җимештән сыгылып утыра икән. Кояш туры карагач, җәнлек-җанварлар да күлмәкчән генә йөргән, ди. Бервакыт «Кыш килә!» дигән хәбәр таралган. Кыш үзе дә озак көттермәгән, суык җилләр исә башлаган, кар төшкән. Җәнлек-җанвар бик... -
17 июля 2020 12:53
Әтәч һәм Бөркет
Элек Әтәч һәм Бөркет дуслар булалар. Ничектер шулай кич алар трактирга керәләр, тәмле ашап-эчәләр. Инде китәргә җыенгач кына, ашаган өчен түләргә акчалары булмавы ачыклана. Бөркет, акча алу өчен очып кайтып килгәнче, Әтәчкә калып торырга киңәш итә. — Ярый, әмма тизрәк әйләнеп кайт, — ди аңа Әтәч. — Югыйсә ачуланырмын. Әгәр... -
16 июля 2020 08:15
Бәби әйтә
Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы әзерли. Яңа елда Айгөл янына үзе кебек кечкенә кунаклар киләчәк. Әй кызык булыр! Алар шул чыршы әйләнәсендә биерләр,...