Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар

  • 12 августа 2022 11:52

    Ак песи (Резеда Вәлиева әкияте)

    Идел-елга буенда, ямьле яр тугаенда зәңгәр тәрәзәле, зәңгәр болдырлы, зәңгәр капкалы бик матур бер йорт утырган. Шушы йортта бик тә матур, кеп-кечкенә ике песи баласы торган. Аларның берсе ап-ак мамыктай күперенке тунлы, үзе күк күзле, үзе бик тә үзсүзле булган. Икенчесе аклы-сорылы, күзе дә соры, әмма үзе бик тә акыллы,...
    867 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 07 августа 2022 07:20

    Чуар тавык

    Чуар тавык оясыннан җиргә сикереп төште дә: — Коорт-корт! Әйдәгез, киттек, киттек! — дип, чебешләрен йөрергә чакырды. Аның сап-сары мамык йонлы чебешләре, бәләкәй генә канатларын җилпи-җилпи, башта оя читенә очып менделәр, аннан җиргә төштеләр. Очып төштеләр дә, тәгәрәп йөргән яшел туп кебек, үлән арасына сибелделәр. — Пи-пи! Пи-пи! — дип,...
    357 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 18 ноября 2020 13:56

    Рольләргә бүлеп сөйләү өчен шигырьләр

    Аю – Кая юл тоттың, Аю? – Калага – чыршыларга. – Чыршылар сиңа нигә? – Яңа ел каршыларга. – Ә соң кая куярсың? – Урын булыр, анысы. – Урманда чыршы юкмы? – Җәл шул урмандагысы. Григоре Виеру, Молдава шагыйре Мәче нигә мыеклы? –Әни, әни, әйт әле, мәче нигә мыеклы? –Тычканнарны...
    347 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 ноября 2020 13:55

    Әниләргә багышланган шигырьләр

    Бүген әниләр бәйрәме Нигә бүген бутен җирдә Чәчәкләр балкый бездә, Нигә кояш көлеп карый, - Беләбез һәммәбез дә. Бүген әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана. Әниләрнең бәйрәменә Куана шулай алар. Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар. Мин дә котлыйм, әнкәм, сине, Теләгем бар минем...
    520 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 ноября 2020 11:17

    Кар бабай кая киткән?

      Алсу белән Марат кар бабай ясарга булганнар. Кар тәгәрәтә башлаганнар. Тик күпме тәгәрәтсәләр дә, кар ябышмый, тарала да китә, ди. Шуннан соң Алсу елап җибәргән. Кар бабайны бик тә ясыйсы килгән шул аның. Марат әйткән:  – Ярар, кар бабай үзем булам! – дигән. Алсу куанычыннан кулларын чәбәкләгән. Марат баскан, Алсу...
    415 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 11 ноября 2020 12:38

    Һөнәрләр турында шигырьләр

    Һөнәрләр турында шигырьләр Кем кем була? Илшат мөгаллим була, Илдар зур галим була. “Кибет ачам берүзем!” – Диеп куйды Гөлйөзем. “Бизнесмен!” – диде Марат, Хәйләкәр генә карап. Депутат була Таһир, Ул күп сөйләргә маһир... Үскәнен көтә-көтә, Илгиз автобус “йөртә”. Айгөл билет сатачак... Йолдыз өйдә ятачак... Ник эндәшми соң? Нигә?.. Озак...
    467 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 11 ноября 2020 10:29

    Яңа елга багышланган шигырьләр

    Бәйрәмнәр кирәк безгә!.. Кыш килде Урамнарга, бакчаларга, Урман, кырлар өстенә Ак мамыктай күбәләк кар Төшә дә төшә генә. Һава саф – рәхәт суларга, Яп-якты бөтен урын, Кыш бабай килде кунакка, Җир киде йомшак тунын. Мостафа Ногман Кыш бабай килгән Безгә Кыш бабай килгән, Яңа ел алып килгән. Капчыгына күп итеп...
    498 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 06 ноября 2020 08:20

    Яшел койма артында

    Казан артындагы авылларның берсендә яшел коймалы бик матур йорт бар. Ул йортның ишегалдында кояш кебек сап-сары түп-түгәрәк чеби яши. Аның исеме – Чәнти. Чәнти бармак кебек кечкенә булганга, әнисе аңа шундый исем биргән. Чәнти – бик кызыксынучан чеби. Яшел койма артында ниләр барлыгын бик беләсе килә аның. Анда әнисе Чуарбикәнең...
    375 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 03 ноября 2020 10:38

    Җан бәясе

      Миңа 5-6 яшьләр булгандыр. Ул җәйне әткәй каяндыр көчек алып кайтты. Бияләй кадәр генә көчек. Әле дә хәтерлим: борынында ак тап бар иде. Кайсыдыр аягына да ак оекбаш “кигән” иде. Ә күзләре! Шундук яраттыра торган нурлы, җанлы иде алар, чын кешеләрнеке, дөресрәге, балаларныкы төсле... Үз ишем кебек күреп, берничә...
    330 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 октября 2020 13:40

    Кыш бабай

    Кыш бабай, Кыш бабай, Безгә бик таныш бабай. Сакал-мыек ап-актан, Килгән безгә ерактан. Бүләкләр алып килгән, Бүреген кыңгыр кигән. Әйлән-бәйлән уйната, Биетә һәм җырлата. Әхмәт Рәшит
    564 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 октября 2020 13:29

    Салкын саф һава

    Салкын саф һава, Йомшак кар ява. Урамга чыксаң, Битләр кызара. Кар бөртекләре Өстеңә куна, Үзләре матур Һәм салкын була.  Әминә Бикчәнтәева   
    659 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 21 октября 2020 13:55

    Ренат Харис шигырьләре

    Ботка Газлы зәп-зәңгәр утта Әни пешерә ботка. Юган ярмасы – сары, Исеме була – тары. Ярманы суга салды, Суны кайнатып алды. Сөт өстәде аннары, тоз өстәде аннары, май өстәде аннары, һәм ботка булды тары.         Башмак кигәндә Менә безнең уң башмак, Менә безнең сул башмак, Уңын киябез...
    724 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 19 октября 2020 13:35

    Әни турында шигырьләр

    Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова) Иртүк торып битен юган, Кем уяткан Ләйләне? Уятмаган, үзе торган — Бүген әни бәйрәме. Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, көн ямьле! Якты булсын, балкып торсын — Бүген әни бәйрәме. Өстәл өстен кат-кат сөртте, Җәйде ап-ак җәймәне. Чиста булсын, пөхтә булсын Бүген әни бәйрәме. Күмәкләшеп без дә,...
    3143 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 октября 2020 13:47

    Тыныч йокы!

    Тыныч йокы әнкәйгә! Тыныч йокы әткәйгә! Тыныч йокы абыема! Тыныч йокы радиога! Тыныч йокы үземә! Тыныч йокы күземә! Тыныч йокы курчакларыма, Куяннарыма — куркакларыма! Тыныч йокы сәгать күкесенә дә, Тыныч йокы бөтенесенә дә! Юк, юк, күке ятмасын, Иртән безне уятсын. Шәүкәт Галиев
    649 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 октября 2020 13:33

    Дәү әнигә күчтәнәч

    Тутырдык без тартмага Өрек, йөзем, алманы, Салдык чәй дә, конфет та — Буш урыннар калмады. Әй сөенер дәү әни, Килеп төшкәч күчтәнәч. Кызык булыр ул аңа, Алдан белеп көтмәгәч. Шәүкәт Галиев
    780 тапкыр укылган тулырак укырга...