Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Балага рубрикасы буенча яңалыклар

  • 06 мая 2020 08:45

    Туган көнгә шигъри котлаулар

    Язлар гына бүләк итәдер ул, Бу дөньяга синдәй затларны. Рәхмәтләргә кушып кабул итче, Йөрәктәге барлык назларны. Бакчаларда кошлар сайрап туймый, Сине котлап туган көнеңдә. Изгелекләр генә терки барыр, Фәрештәләр синең иңеңдә. *** Хисләр ташый йөрәк түреннән, Саф теләкләр булып түгелә. Сине туган көнең белән, Тәбрик итәбез чын күңелдән. Тормыш юлын...
    402 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 апреля 2020 12:33

    Туган көнең котлы булсын!

    Җәйнең матур көннәрендә Син дөньяга килгәнсең. Әтиеңә, әниеңә Сөенеч китергәнсең.     Йөзең айдай, сүзең балдай, Ягымлыдыр карашың. Ирең ничек яратмасын Син Сандугач баласын.     Бик күпләрне көнләштереп Яшисез бергә-бергә. Мәхәббәт ялкыннарыгыз Сүрелмәсен гомергә.     Балаларың дәүләтләрен, Язсын әле күрергә. Йомшак ефәк чәчкәйләрең Җилфердәсен җилләрдә.     Көзләрең...
    247 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 апреля 2020 12:06

    Туган көнгә шигъри котлаулар

    Котлы булсын туган көнең, Күзләреңдә нурлар сүнмәсенен. Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең, Кайгы чаткылары күрмәсен.   Яз башында ахры тугангадыр, Май кояшы кебек җылы син. Кече җанлы, саф күңелле, Изгелекләр белән тулы син.   Син яшәгән гүзәл җирдә Гел аяз булсын күгең. Бәхетле балачак озын гомер Телибез сиңа бүген!   (Бишенче...)...
    261 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 апреля 2020 07:28

    Тынычлыкның туган көне

    Минем бабай орденнарын,Медальләрен такты бүген.Ялт-йолт итеп тора алар –Шуңа күрә якты бүген!     Бүген бигрәк егетләрчә,Солдатларча атлый бабам.Бабам белән, җитәкләшеп,Мин парадка бүген барам.     Җиңүчеләр кебек итепАтлыйм мин дә, атлый ул да.«Син – батыр!» – дим мин бабама,«Син – батыр!» – дип мактый ул да.     Ул...
    249 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 апреля 2020 08:53

    Бурычлы без сезгә, Ветераннар!

    Күптән инде, күптән тынып калды, Ул сугышның хәтәр туплары. Тик сүнмичә ветеран йөрәген, Телеп тора әле утлары.   Күпме кайгы, хәсрәт алып килде Җан өшеткән салкын ул сугыш Ул мәхшәрне кичкән һәр кешенең, Төшләрендә һаман канкоеш.   Бурычлы без сезгә, рәхмәтлебез, Шушы көнне күрәлгән өчен Күпме корбан, әрнүләр хакына Исән...
    258 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 27 апреля 2020 13:41

    Аю-Әппәз

            Әүвәл заманда булган икән, ди, бер ир белән хатын. Алардан туган бер бала. Үскәч, шул баланы Аю-Әппәз дип йөрткәннәр. Ул исем шуңардан кушылган: көннәрдән беркөнне шул егеткә атасы, коймак пешерергә дип, урманнан утын алып кайтырга куша. Болар фәкыйрь булалар. Егет, начар гына, арык кына бияне җигеп, урманга...
    310 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 апреля 2020 14:30

    Адашкан шигырьләр

    Күрәсезме, Габдулла Тукайның шигырьләре адашкан, рәсемнәре буталган. Кайсы шигырь нинди рәсемгә туры килә? Әйдә, дустым, бергәләп адашкан шигырьләрне табыйк.
    537 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 апреля 2020 14:26

    Апрель табышмагы

    Ребусны өлкәннәр белән бергәләп чишәргә тәкъдим итәбез! Ялларыгыз күңелле һәм файдалы узсын!
    447 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 апреля 2020 14:20

    Эш беткәч уйнарга ярый

    Габдулла Тукайның шигырь-әкиятләрен без кечкенәдән яратып укыйбыз. Әдип уйлап чыгарган геройлар белән бергәләп уйнаганың юктыр әле. Бер дә борчылма, бүген мондый мөмкинлек бар!
    479 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 апреля 2020 12:28

    Төлке

    469 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 23 апреля 2020 06:59

    Габдулла Тукайның һәр татар баласы белергә тиешле 10 шигыре.

    Тукай иҗаты күңелебезгә ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып тора. Кечкенәдән салынган орлыклар бала күңелендә шытып, үзенең җимешен бирми калмас. Бергәләп шигырьләрен өйрәник, дуслар! «Сабыйга» «Карлыгач» «Кызыклы шәкерт» «Шаян песи» «Гали белән кәҗә» «Бала белән күбәләк» «Бишек җыруы» «Эш беткәч уйнарга ярый» «Кышкы кич» «Чыршы»
    342 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 20 апреля 2020 10:32

    Итәгатьле мәче

    Шулай беркөнне Чыпчык малае ишегалдына очып төшкән дә бодай чүпләргә тотынган, ди. Чыпчык, сикерә-сикерә, бодай бөртеге чүпли, ә хәйләкәр Мәче бер читтән моны күзә теп тора икән. Шулай карап-карап торган да Мәче, ялт сикереп, Чыпчыкны канатыннан эләктереп алган. – Менә хәзер рәхәтләнеп тамак ялгыйм! – дип мырлаган Мәче. – Нишлисез,...
    370 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 апреля 2020 12:52

    Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?

    Бердәнбер көнне Карга Күке белән очраша. Аяар бер-берсе-нең хәл-әхвәлен сорашканнар. Күке, Карга белән хушлашып, үз юлына китә. Очып барып, бер агачка куна да бик матур итеп:— Күк-кү, күк-кү,— дип кычкыра башлый. Карга моны ишетеп көнләшеп-куя.— Мин Күке кебек үз исемемне әйтеп бетерә алмаммыни? Минем тавышым да көр, сыным да матур,—...
    300 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 апреля 2020 12:24

    Куркак юлдаш

    Элекке заманда ике иптәш юлга чыкканнар. Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән. Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер Аю килеп чыккан. Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан. Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, баш ларын,...
    262 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 08 апреля 2020 09:25

    Елак әтәч

    Бер Әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.— Нигә елыйсың, Әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.Әтәч һаман елый:— И-и-и, томшыгым авырта-та. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.— Кем койды соң синең тешләреңне, Әтәчкәй? — дим. — Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин....
    289 тапкыр укылган тулырак укырга...