Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Балага рубрикасы буенча яңалыклар

  • 27 июля 2020 10:30

    Хәйләгә каршы хәйлә

    Беркөнне төлке торнаны кунакка чакырды. Табага бераз гына сыек кесәл салып, кунагының алдына куйган. Торна томшыгы белән “тук, тук” итә, имеш. Кесәлне ничаклы чукыса да, томшыгына бернәрсә дә эләкми, имеш. Әмма, төлке: -          Ашасана, сылу кунагым, - ди-ди, кесәлнең барысын үзе ялап бетергән, имеш, кунагын ач калдырган, имеш. Торна төлкенең...
    251 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 20 июля 2020 13:07

    Физзарядка ясый куян

    Кызыл күзен ачуы – Төпкә менеп басуы! Бер, ике, өч – утыра, Бер, ике, өч – ул тора. Я ботакка тотынып, Ала таган атынып. Алан тулы төп тә төп, Сикергәли дөп тә дөп... Кинәт читкә тартыла – Куян уктай атыла. Ә-ә, бар икән юлаучы. Юлаучымы? Юк, аучы! Аучы куа куянны,...
    275 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 июля 2020 13:28

    Керпе туны

    Борын-борын заманда Җир йөзендә бөтенләй кыш булмаган, гел җәй генә патшалык иткән. Болыннар шау чәчәккә чумып, агачлар мул җимештән сыгылып утыра икән. Кояш туры карагач, җәнлек-җанварлар да күлмәкчән генә йөргән, ди. Бервакыт «Кыш килә!» дигән хәбәр таралган. Кыш үзе дә озак көттермәгән, суык җилләр исә башлаган, кар төшкән. Җәнлек-җанвар бик...
    318 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 июля 2020 12:53

    Әтәч һәм Бөркет

    Элек Әтәч һәм Бөркет дуслар булалар. Ничектер шулай кич алар трактирга керәләр, тәмле ашап-эчәләр. Инде китәргә җыенгач кына, ашаган өчен түләргә акчалары булмавы ачыклана. Бөркет, акча алу өчен очып кайтып килгәнче, Әтәчкә калып торырга киңәш итә. — Ярый, әмма тизрәк әйләнеп кайт, — ди аңа Әтәч. — Югыйсә ачуланырмын. Әгәр...
    303 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 июля 2020 11:36

    Күбәләкләр ничек килеп чыккан?

    Яр буенда зур бакча үскән. Мондагыдай гаҗәеп чәчәкләр Җир йөзендә башка булмаган. Аның хуҗасы киң күңеллелеге һәм юмартлыгы белән дан тоткан, килгән кешеләргә чәчәкләр бүләк итәргә яраткан. Ләкин бер шарт белән: чәчәкне ул үзе өзеп бирергә тиеш. Бервакыт бакчага чит кешеләр кергән. Алар, бик матур киенгән чибәр кешеләр булса да,...
    352 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 июля 2020 08:15

    Бәби әйтә

    Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы әзерли. Яңа елда Айгөл янына үзе кебек кечкенә кунаклар киләчәк. Әй кызык булыр! Алар шул чыршы әйләнәсендә биерләр,...
    271 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 июля 2020 07:49

    Әкияти бирем.

    Дуслар, сезнең өчен яңа уен! Дөресрәге, бүген без махсус әкияти биремнәр әзерләдек. Биредә сез 3 хикәянең өзеген күрәсез. Шуларның исемен кем беренче итеп язып җибәрә, шул авторның матур китабына ия була!   1. «Әнием, кесәмне тегеп бирче!» – дип, аның янына барам. Ул: «Вакытым юк!» – ди. Димәк, әнигә вакыт...
    244 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 июля 2020 07:08

    Мактанчык бака

    Түгәрәк күл буенда, камышлыклар төбендә яшәгән, ди, бер бакылдык бака. Үзе кечкенә булса да, тавышы бик еракларга ишетелгән, ди. Көн димәгән, төн димәгән, һаман мактанган. «Бакка-как-как. Мине эзләп тап! Миннән оста җырчы юк. Исемем — Бакылдык, үзем бер батам, бер калкам», — ди икән. Шулай беркөнне бу бака су астыннан...
    422 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 10 июля 2020 13:31

    Кыңгырау чәчәк

    Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан. — Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! — дигән Куян баласы. — Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? — дип сораган Кыңгырау...
    310 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 июля 2020 12:00

    Чәчәк

    Булган, ди, бер Чәчәк. Сабагында утырган-утырган да әйтеп куйган бу: — Җил мине төрле якка селкетә, Кояш кыздыра, ул кыздырганда, күләгәгә дә кереп яшеренеп булмый, туйдым бу сабакта гына утырудан, — дигән. Бүтәннәр аның белән бәхәсләшмәгәннәр. Аларга сабакта утыру да, Җил искәндә чайкалу да, Кояшта кызыну да, кичке җиләс һавада...
    314 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 июля 2020 11:12

    Cәмига Сәүбанова иҗаты

    Cәмига Сәүбанова 1946 елның 20 маенда Татарстанның Актаныш районы Югары Яхшый авылында туып-үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Хезмәт эшчәнлеге төрле тармакларга карый: авылда – клуб мөдире, район газетасында – тәрҗемәче, әдәби мөхәррир, мәктәптә – укытучы, балалар бакчасында – тәрбияче, заводта – эшче-аппаратчы. «Казан утлары»...
    314 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 08 июля 2020 08:49

    Рафис Гыйззәтуллин иҗаты

      1955 – 2011 Хикәяче, публицист Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллин 1955 елның 8 мартында Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туа. 1972 елда Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. 1977 елда татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укуын...
    249 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 07 июля 2020 12:47

    Нурбәк әкияте

    Ике яшьлек Нурбәк әтисенә әйтә: — Әти! Бака күрәсем килә, ди. Бака кайда тора ул? Әтисе Нурбәккә әйтә: — Бака су буенда була ул,— ди. — Су буена барыйк, — ди Нурбәк. Әтисе белән Нурбәк су буена төшеп барганда, аларга тыкрык башында бер оя Каз очрады. — Ка-как-ка-ка-ка-как, — ди...
    262 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 июня 2020 08:20

    АБДУЛЛА ӘХМӘТ

    АБДУЛЛА ӘХМӘТ (1905–1976) Язучы-прозаик һәм драматург Абдулла Әхмәт (Абдулла Сафиулла улы Әхмәтов) 1905 елның 25 мартында хәзерге Курган өлкәсенең Притобольный районы Звериный (Звериноголовск) дип йөртелгән татар авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Унбиш яшенә кадәр ата-ана тәрбиясендә үсеп һәм хосусый хуҗалыктагы эшләрдә катнашып, авыл мәктәбендә башлангыч белем ала, аннары, махсус...
    298 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 11:09

    Юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

      Тест: 1. Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга икәнен беләм: А. Кырыйдан. Б. Алгы ягыннан. В. Артыннан.     2. Трамвайдан төшкәч, аны кайсы яктан әйләнеп үтәргә икәнен беләм: А. Нәкъ автобустагы кебек. Б. Белмим. В. Алдан.     3. Бу юл билгесе нәрсәне аңлата? А. Монда юл аша...
    331 тапкыр укылган тулырак укырга...