Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Әкиятханә рубрикасы буенча яңалыклар

  • 25 сентября 2019 08:23

    Өч аю (Лев Толстой әкияте)

    Бер кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан. Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, өйдә беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә. Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берсе —...
    336 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 24 сентября 2019 12:07

    Һөнәрләр турында табышмаклар

    Хат , газета – журналларны Ул бар өйгә тарата. Пенсия биргәнгә күрә, Бар өлкәннәр ярата.   (Почтальон) Әйтегезче, кем соң шулай Тәмле ашлар, Хуш исле котлетлар, Салат, венегретлар Әзерләп, безне сыйлый? (Повар (пешекче) Без ут белән көрәшергә тиеш, Без көчле һәм кыюлар. Бар кешегә кирәк һөнәр – Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын...
    420 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 20 сентября 2019 13:29

    Бүләк кемгә? (Татар халык әкияте)

      Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган. —       Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән. Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш. Сүзне башлый Көз: —       Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым,...
    373 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 сентября 2019 11:29

    Татар милли ризыклары турында табышмаклар

    Йомырка белән онны Бутап камыр басканнар. Бәрәңге, ит, тоз салып, Почмаклар ясаганнар.   (Өчпочмак) Утырсам да мин менә Тыйнак кына, тик кенә. Эчем тулы ит кенә, Май белән, дөге белән. (Бәлеш) Чыж иттереп саласың, Бик тиз генә аласың. Балга манып кабасың. Ул нәрсә?   (Коймак) Камыр эчендә бәрәңге Йә, уйлап кара әле....
    374 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 сентября 2019 15:36

    Татар милли киемнәре турында табышмаклар

    Әнием ак сәйлән тезеп Чиккән яшел бәрхетне. Ул үзем кебек бәләкәй, Ә исеме …. (Түбәтәй) *** Җырлый-җырлый сәхнәләрдә Аларның биер чагы. Кызларга бик килешә Башындагы …… (Калфагы)
    493 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 10 сентября 2019 10:11

    Дуслар

    Кич якынлашып килә иде. Алан әйләнәсендәге агачларның күләгәләре озыная барды. Менә алан өстендәге кояш, агачлар артына тәгәрәгәндәй булып, күздән югалды. Күләгәләр барысы да бергә тоташып җәелделәр, урман эче караңгылана башлады. Көне буе, кич җиткәнне көтеп, куак астында яткан ана куян урманда йөреп кайтмакчы булды. Киткән чакта, ул үзенең балалары Шалпан...
    604 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 10 сентября 2019 07:28

    Ялкау малай (Татар халык әкияте)

    Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр. Бу Кеше, улына күрсәтеп: — Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай: — Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә аны...
    337 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 сентября 2019 08:21

    Казлар-аккошлар әкияте

    (Рус халык әкияте) Бер Карт белән, бер Карчык торганнар, ди. Аларның бер Кызы белән бер бәләкәй Малайлары булган, ди. Бервакыт Карт белән Карчык базарга барырга җыенганнар. — Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син өйдә утыр, кечкенә энеңне кара, ул беркая да китеп йөрмәсен. Без сиңа яңа күлмәк алып кайтырбыз,— дигәннәр....
    417 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 сентября 2019 13:32

    Гаилә әгъзалары турында табышмаклар

    Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә. Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. (Әби) Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул. Йөзе нурлы айдай… Кем дисезме? Ул минем (бабай). Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә! Иң – иң батыр кеше ул, минем (әти), әлбәттә! Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый...
    344 тапкыр укылган тулырак укырга...