Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Беләсем килә рубрикасы буенча яңалыклар

  • 15 ноября 2019 19:59

    Рихард Зорге

    Казан шәһәренең Совет һәм Идел буе районнарында Рихард Зорге урамы бар. Рихард Зорге (1895–1944) – Икенче бөтендөнья сугышы чоры совет разведчигы, Япониядә совет разведкасы резиденты, Советлар Союзы Герое (1964 ел, үлгәннән соң). Рихард Зорге 1895 елның 4 октябрендә Бакуда туа. Берлинда реаль училищеда укый, аны 1915 елда экстерн белән тәмамлый....
    251 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 ноября 2019 20:35

    Материклар

    Сәлам, дустым! Синең картаны яисә глобусны күргәнең бармы? Булмаса, менә бу рәсемгә кара әле. Рәсемдәге зур урынны алып торган зәңгәр төс белән су – океаннар һәм диңгезләр сурәтләнгән. Ә менә төрле формадагы яшелле-сарылы һәм ак җисемнәр ул – коры җир. Коры җирнең океаннар һәм диңгезләр тарафыннан юыла торган бик зур...
    276 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 ноября 2019 14:34

    Симптомнарсыз тән температурасы күтәрелү

    Балага салкын тигәндә, ул йөткергәндә, борыны тыгылганда, тән температурасы күтәрелү – табигый күренеш. Ә менә югары температурадан башка бернинди симптомнар булмаса, күп кенә әти-әни куркуга төшә һәм нәрсә эшләргә белми. Балалар табибы Евгений Комаровский бу очракта нәрсә эшләргә киңәш итә икән? Башка симптомнарсыз гына температура нинди сәбәпләр аркасында күтәрелә соң?...
    254 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 ноября 2019 10:31

    Эче буп-буш, тавышы дөньяга сыймый

    Сәлам, дустым! Син бу табышмакның җавабын беләсеңме? Әйе, бу – барабан. «Беләсем килә!» сәхифәсенең музыкага багышланган язмаларында без музыка уен кораллары белән танышырбыз. Бүген сүзебез барабан турында барыр. Барабан – бәрмә уен коралы. Аның төзелеше бик гади: ул ике ягы тире белән тарттырылган цилиндр формасындагы буш эчле корпустан гыйбарәт. Корпусны...
    245 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 ноября 2019 10:26

    Корольләр уены

    Сәлам, дустым! Синең теннис дигән уен турында ишеткәнең, теннис матчларын караганың бардыр. Бәлки, син теннис түгәрәгенә йөрисеңдер? Алайса, бу язма синең өчен! Теннис ул – спорт уены. «Теннис» сүзе француз теленнән алынган. «Тене» (tenez) сүзе «тотыгыз, алыгыз» дигәнне аңлата. Тенниска охшаган уен турында беренче мәгълүматлар Борынгы Рим һәм Борынгы Мисыр...
    251 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 11 ноября 2019 13:34

    Син бүләкне дөрес итеп кабул итә беләсеңме?

    Сәлам, дустым! Әйт әле, син бүләк алырга яратасыңмы? «Ничек яратмыйм инде?» дисеңме? Шулай. Әле ул бүләк син теләгән, син көткән нәрсә дә булса... Ә булмаса? Бүләкне ничек итеп кабул итеп алырга кирәк соң? Бу хакта этикет кагыйдәләре нәрсә сөйли? Бүләкне шундук, бүләк биргән кеше янында ачып карарга кирәк. Чәчәкләр бүләк...
    220 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 11 ноября 2019 13:14

    Менә дигән төзүче

    Катлаулы чатырлар, оялар ясавы, буа бууы белән бөтен дөньяга билгеле булган кондыз Төньяк Америкада һәм Евразиядә яши. Ул – кимерүчеләр гаиләсенә караган имезүче хайван. Аның авырлыгы 32 килограммга, гәүдә озынлыгы 1 метрга җитәргә мөмкин. Тәне – затлы мех, ә койрыгы тәңкәләр белән капланган. Кондыз суда йөзгәндә, аның мехы юешләнми, шуңа...
    222 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 11 ноября 2019 12:44

    Гади бер кашык турында

    Сәлам, дустым! Безне күпләгән предметлар дөньясы әйләндереп алган. Без аларга артык игътибар да бирмибез, ничек бар, шулай кабул итәбез. Менә син, иртән торып, әниең пешергән тәмле ботканы ашарга утырасың. Кулыңа кашык алып, ризыкны кабып, тәмләп карыйсың. Ә менә хәзер өйдә бер генә кашык та калмаган дип уйлап кара. Күз алдына...
    297 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 11 ноября 2019 12:22

    Фломастер

    Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсенең алдагы язмаларында без карандашның тарихы, төрләре турында сөйләшкән идек. Ә бүген исә без фломастерның тарихына күз салырбыз. Фломастерга охшаган иң борынгы язу әсбабы Борынгы Мисырда барлыкка килә. Тутанхамон исемле фараонның каберлеге казылмаларында археологлар бакырдан ясалган карандашсыман әсбаб табалар. Аның эченә кара сеңдерелгән таякчык куелган була....
    236 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 11 ноября 2019 12:14

    Төсле карандашлар

    Сәлам, дустым! Алдагы язмаларның берсендә без гади карандашның кайчан уйлап табылуы турында сөйләшкән идек. Бүгенге язмабыз – төсле карандашлар хакында. Төсле карандашның грифелен ясау өчен, графит түгел, ә май яисә балавыз, шулай ук төрле бәйләүче элементлар һәм буягычлар файдаланыла. Балавыздан ясалган карандашлар инде Борынгы Грециядә үк кулланылышта йөри башлый. Мондый...
    244 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 08 ноября 2019 15:22

    Төшкә кергән ачыш

    Дима гаиләдә 17 нче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән бик кызыксынучан малай була. Малаеның аңлы булуын күргән әнисе, ире үлеменнән соң гаиләләренең авыр матди хәлдә калуларына карамастан, малайны укырга бирә. Гимназиядә укыганда, бер югары сыйныф укучысы сер итеп кенә Димага куркыныч химик кушылма ясап булуы турында сөйли. Моның өчен күкерт,...
    221 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 07 ноября 2019 10:38

    Карнаваллар иле

    Бразилия – Көньяк Америкадагы иң зур дәүләт. Мәйданы – 8 515 767 кв. км. Башкаласы – Бразилиа. Бразилиядәге иң билгеле шәһәрләр – Рио-де-Жанейро һәм Сан-Паулу. Рио-де-Жанейродагы Гөнаһларны кичерүче Гайсә (Христос Искупитель) сыны әлеге шәһәрнең генә түгел, ә бөтен Бразилиянең символы булып тора. Сан-Паулу исә – Көньяк Америкадагы иң күп кешеле шәһәр....
    246 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 31 октября 2019 07:25

    Моны белү кызык.Кошлар турында кызыклы фактлар.

      Хәзерге вакытта җир йөзендә 8600 төрдәге кош бар ,ә анарның гомуми саны 100 миллиард чамасы. Русия территориясендә кошларның750 төре бар. Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата. Мөгезле зур ябалак башын 270 градуска бора ала. Колибри - артка таба оча белүче бердәнбер кош. Кошлар бәхетле булганнары өчен сайрамыйлар .Алар...
    540 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 31 октября 2019 06:53

    Кунак булсаң, тыйнак бул

    Кунакта үзеңне тыныч тотарга тырыш: шаулама, йөгермә. Хәрәкәтле уеннарны син өйдә дә уйный аласың бит! Хуҗалар йортының сиңа ошамаган яклары булса, бу турыда кычкырып әйтергә ярамый. Киштәләрдә, өстәлдә торган әйберләрне алма. Кызыксынып китеп, бик тә карыйсың килә икән, олылардан рөхсәт сора. Үзең башлап ашарга яисә чәй эчәргә сорама. Киткәндә, хуҗаларга...
    597 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 31 октября 2019 06:24

    Чаңгы кайчан барлыкка килгән?

    Сәлам, дустым! Беренче чаңгыларның кайчан уйлап табылуы хакында укыйбыз. Тирән кардан йөрү өчен, батмый торган җайланмалар борынгы төньяк халыклары тарафыннан 15 000–20 000 ел элек уйлап табылган. Борынгы кешеләр, кар өстеннән атлаганда, аяклары туңмасын өчен, аларны хайван тиреләре белән урап йөргәннәр. Соңрак аяк табаннарына туз, йомычка, агач такталар бәйләгәннәр. Болай йөргәндә,...
    374 тапкыр укылган тулырак укырга...