Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе
Беренче туган көн. Аллаһы Тәгалә җан буларак яратты. Җан мәңгелек: туган көне бар, үләчәк көне юк. Җан – бер халәттән икенче халәткә генә күчә. Мисал өчен, су кебек. Суны коедан тутырасың, коедан чиләккә саласың, чиләктән чәйнеккә аласың, аннары эчәсең. Хакыйкатьтә, су юкка чыкмый. Җаннарны яраткач, Аллаһ Раббыбыз аларга үзен күрсәткән...
Беренче туган көн. Аллаһы Тәгалә җан буларак яратты. Җан мәңгелек: туган көне бар, үләчәк көне юк. Җан – бер халәттән икенче халәткә генә күчә. Мисал өчен, су кебек. Суны коедан тутырасың, коедан чиләккә саласың, чиләктән чәйнеккә аласың, аннары эчәсең. Хакыйкатьтә, су юкка чыкмый. Җаннарны яраткач, Аллаһ Раббыбыз аларга үзен күрсәткән һәм Раббың кем, дип сорау биргән. Җаннар бертавыштан: “Әйе, Син – безнең Раббыбыз һәм барлыкка китерүчебез”, дип, Аллаһны танып, аңа иман китерәләр. Җаннар Аллаһны танырга, ул кушканча яшәргә вәгъдә бирәләр. Җаннарның Аллаһ белән очрашуы, иманлы яшәргә вәгъдә бирүе – әлмисак дип атала.
Без бүген Җир йөзендә кеше дигән исемне йөртәбез икән, дөнья яратылгандагы килешүне онытырга тиеш түгел. Тормышта кайчак вәгъдәсез кешеләр белән дә очрашырга туры килә. Әгәр дә без Аллаһ кушканнарны үтәмичә, аның тыйганнарыннан тыелмыйча яшибез икән, без дә вәгъдәдә тормаучылар, килешүне исәпләмәүчеләр булабыз бит. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә безнең бу эш-гамәлебездән разый булмаячак.
Икенче туган көн. Саф, пакь иманлы җанны, Аллаһ рәхмәте белән, фәрештәләр 4 ай да 10 көн эчендә ана карынындагы бала хәленә җиткезәләр һәм без ана карынында “яши башлыйбыз”.
Бала сулый, ризыгы килеп тора. Ана карынындагы “бала”га әле моннан башка тагы бер дөнья бар, дип аңлатсалар, ул ышанмас та иде. Балага җан иңгәндә, ашыйсы ризыгы, эчәсе суы, сулыйсы һавасы билгеләп куела. Дөньяда без ашыга-ашыга мал җыябыз, ниндидер уңышларга ирешкән кебек булабыз.Чынбарлыкта исә без бернәрсә дә җыймыйбыз, бәлки аны сүтәбез. Безгә бирелгән, безгә бүлеп куелган артмый да, кимеми дә. Берәүнеке икенче бер кешегә күчми (бирелми).
Икенче туган көннән без нинди нәтиҗә чыгарырга тиеш соң? Көнләшмәскә, барыннан канәгать булырга. Синеке сиңа килә. Аллаһ Раббыбыз мал табу юлын ирекле кылган, чөнки бу дөнья — сынау гына. Хәләл юл белән табасыңмы, хәрәм юл беләнме — барыбер, үзеңә дигәне — үзеңә килә. Хәрәм юл белән тапкан өчен ахирәттә җәза каралган. Ашау-эчүдә, киенүдә хис-чаманы югалтмаска кирәк.
Өченче туган көн. Без билгеләп үтә торган, ягъни бу дөньяга аваз салган көнебез. Дөньяга килдеңме, сынау инде башланды дигән сүз. Һәр үткән көн, һәр мизгел, һәр сулыш безне дөньядан китәр вакытка якынайта. Исән-сау бу дөньяга килдең. Иң беренче бурычың — әлмисакта иман китергән, ана карынында 4 ай да 10 көн чакта саф, пакь көе кабул итеп алынган җанны шул хәлдә Аллаһка кайтару. Икенче бурыч — үзеңә караганда да яхшырак балалар тәрбияләп калдыру.
Якыннарыбызны хөрмәтләп, хәләл ризыклар тулы табын янында дуслар-туганнар белән бергә җыелып, бер-береңә бүләкләр бирешеп туган көнне бәйрәм итүдә, әлбәттә, гөнаһ юк. Гөнаһ – бәйрәмнең үзендә – туган көндә түгел. Гөнаһ – бәйрәмне ничек итеп үткәрүдә, ничек итеп яшәүдә. Гомер кыска һәм ул кыска булуы белән кадерле дә. Дөньяда ике генә хакыйкать бар. Берсе – Аллаһ. Ул бар, аңа ышанырга һәм гыйбадәт кылырга кирәк. Икенчесе – үлем, аңа исә әзерләнергә кирәк. Үлемгә әзерләнү күбрәк изге гамәлләр кылырга омтылу, үз гаиләң, әти-әниең, туганнарың, күршеләрең белән бергә яшәүнең кадерен белеп калу, уңай мөнәсәбәт белән санаулы көннәреңне үткәрү.
Туган көн ул – балаларга бүләк бирү бәйрәме генә түгел, аларга вазыйфа йөкләү, бурычларын аңлата башлау да булсын иде: җиде яшьтә намаз өйрәнергә кереш; ун яшең тулдымы, намазыңны укый башла; балигъ булдыңмы, гаурәтләреңне капларлык киемнән йөр һәм башка фарызларны да калдырма.
Дүртенче туган көн. Үлеп терелгән, ягъни кабердән кубарылачак көнебез. Аллаһ Раббыбыз ул көндә булачак хәлебезне тормышта ни рәвешле яшәвебез белән бәйле иткән. Дөнья - ахирәтнең иген кыры. Бу дөньяда ни чәчсәк, теге дөньяда шуны урырбыз. Үлем – ахирәт дөньясына керү капкасы булып тора. Аллаһ сиңа акыл бирде, шуның кайсысына ирешерлек итеп яшисең бит.
Соңыннан баш казый халыкның сорауларына да җавап бирде. Ике сәгатьлек очрашу сизелмичә дә үтеп китте. Халык хәзрәткә килүе, үтемле итеп сөйләве өчен зур рәхмәтләрен әйтеп таралышты.
Розалия Мостафина