Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазе
Өченче кагыйдə. Шөкер итү. Без бүген шөкер итә белмибез. Канәгать булу хисе бик аз күләмдә. Əгəр дə моннан элегрәк булган тормышка карап, кайчан əйбəтрəк иде, дип сорасалар, һич икелəнмичə,бүген, дип җавап бирəчəкбез. Уйлап карасак, торган өйлəр, йөргəн машиналар, кигəн киемнəр, ашаган ризыклар элек заманнар белəн чагыштырырлык та түгел. Ə кайчан...
Өченче кагыйдə. Шөкер итү. Без бүген шөкер итә белмибез. Канәгать булу хисе бик аз күләмдә. Əгəр дə моннан элегрәк булган тормышка карап, кайчан əйбəтрəк иде, дип сорасалар, һич икелəнмичə,бүген, дип җавап бирəчəкбез. Уйлап карасак, торган өйлəр, йөргəн машиналар, кигəн киемнəр, ашаган ризыклар элек заманнар белəн чагыштырырлык та түгел. Ə кайчан күбрəк зарлана башладык? Билгеле, барыбыз да бүген, дип əйтер. Шәһәр урамына чыгып берәү әйткән ди бит: хәерчелек чиктән тыш артты: машина куярга да урын юк, дип. Авызыбыз өч кенə төрле эш эшли: я зарланабыз, я гайбəт сөйлибез, я ашыйбыз. Безгə зарланудан туктап, шөкер итәргә вакыт җитте.
Аллаһы Тəгалə шайтанга: “Мин Коръəн иңдерермен, пəйгамбəрлəр җибəрермен. Коръəнне үтəгəн, Пəйгамбəрнең сөннəтенə ияргəн кешелəрне аздыру өчен синең көчең җитмəс”, дигəн. Берәү шайтан вəсвəсəсенə бирелгəн икəн, моңа кем гаепле? Билгеле, гаеп ул кешенең үзендə. Монда шайтанның катнашы юк. Шуңа күрə гаепне үзебездəн эзлəргə, беркемне дə сүкмəскə, зарланмаска, шөкер итәргә кирәк.
Дүртенче кагыйдə. Кирəкмəгəн җиргə кысылмау. Шулай дип әйтәм дә, вәгазь тыңлаучылар без кысылмыйбыз, ди. Малайга килен белән, кызга кияү белән ничек яшәргә икәнен өйрәтәсез бит, дим. “Әзрәк өйрәтәбез инде, әйткәлибез”, диләр.Бу кысылу була түгелме соң? Бергә булганнар, кавышканнар икән, торсыннар инде матур гына, шулай дип теләп кенә торыгыз. Хуҗа Баһаветдин хəзрəтлəре: “Сез иң элек кешелəргə ничек итеп өйрəтергə кирəк икəнлеген өйрəнегез, чөнки берəү дə үзен өйрəткəнне яратмый”, дигəн. Шулай итеп, ярдəм итəргə телисең икəн, рөхсəт сорап, җайлап кына ярдəм итəргə, ярдəмне дə акыл белəн эшлəргə кирəк.
Аллаһы Тәгалә бездән риза булсын, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешик, тирә-юньдәгеләребез безне яратсын дисәк, алда әйтеп кителгән кагыйдәләргә буйсынып яшик, дигән фикерен җиткерде баш казый.
Дүрт туган көн. Җәлил хәзрәт Фазлыев туган көннәргә кагылышлы вәгазь дә сөйләп алды. Баксаң, кешенең дүрт туган көне була икән.
- Бүгенге көндә бик күп истәлекле даталар, бәйрәмнәр бар. Без бер датадан икенчесенә, бер бәйрәмнән икенче бәйрәмгә әзерләнеп, бәйрәм итеп гомер үткәрәбез. Эшләргә, гамәл кылырга вакыт калмый. Бәйрәм дә итәргә кирәк, тик акыл белән, тиешле кысадан чыкмыйча.
Адәм баласының бөтен гомере — акыл белән нәфес көрәше. Гомерең хаталар һәм ялгышлар җыентыгына әйләнмәсен дисәң, акылыңны намаз белән, нәфесеңне ураза белән тәрбиялә. Акылың да, нәфесең дә тәртипсез икән, беркем дә, бернинди оешма да синнән тәртипле кеше ясый алмый инде. Димәк, җәмгыятьтә дә тәртип була алмый, чөнки күп вакыт үзләре дә шул нәфес коллары булып кала бирәләр. Без кешечә яшәсен өчен Аллаһ Раббыбыз дин биргән, Коръән иңдергән, үзенең пәйгамбәрләрен җибәргән. Гомеребез, бәйрәмнәребез, яшәешебез хәрәмнәрсез, Аллаһ риза булырлык итеп үтәргә тиеш.
Дәвамы бар
Заман сулышы
Розалия Мостафина