Балалар һәм олылар
Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсендәге этикет турындагы язмаларны укып барсаң, син инде яшьтәшләрең, дусларың арасында үзеңне ничек тотарга тиешлекне беләсеңдер. Ә менә олылар белән ничек аралашырга соң? Татар халкында үзеңнән олы кешегә «абый», «апа» дип әйтү кабул ителгән. Укытучыларга, тәрбиячеләргә исеме һәм әтисенең исеме белән эндәшәләр. Әти-әниеңә, туганнарыңа «син» дип...
Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсендәге этикет турындагы язмаларны укып барсаң, син инде яшьтәшләрең, дусларың арасында үзеңне ничек тотарга тиешлекне беләсеңдер. Ә менә олылар белән ничек аралашырга соң?
Татар халкында үзеңнән олы кешегә «абый», «апа» дип әйтү кабул ителгән. Укытучыларга, тәрбиячеләргә исеме һәм әтисенең исеме белән эндәшәләр. Әти-әниеңә, туганнарыңа «син» дип әйтсәң, башка олы кешеләргә эндәшкәндә, «Сез» сүзен куллан.
Олылар белән исәнләшкәндә, «Сәлам!» урынына «Исәнмесез!» «Хәерле иртә!», «Хәерле көн!», «Хәерле кич!» дип әйтү дөрес булыр.
Әби-бабаңны, әти-әниеңне, якын туганнарыңны, күрешкәндә, кочаклап-үбеп алсаң, башка олы кешеләр белән җылы һәм әдәпле итеп исәнләшү дә җитә.
Ике олы кеше сөйләшкәндә, аларның сүзләренә кысылма. Инде бик тә нәрсәдер әйтәсең яисә сорау бирәсең килсә, башта рөхсәт сора.
Көн дәвамында сиңа таныш булган олы кешене кабат күрсәң, башыңны иеп, күрмәмешкә салышып үтеп китмә. Бу очракта кабат исәнләшү дә, җылы сүз әйтү дә, баш кагып, елмаеп китү дә урынлы булыр.
Олыларга һәм өлкәннәргә карата әдәпле бул. Аларның сүзенә колак салырга, үзләрен хөрмәт итәргә тырыш.
Текст: Гөлнара Хәйдәрова