Бала тәрбияләү буенча киңәшләр
Дөньякүләм танылган педагог Шалва Амонашвилидан бала тәрбияләү буенча киңәшләр: – Эштәге барлык проблемаларың, өйгә кергәндә, онытылсын, гаиләдә – башка тормыш. Балалар өчен син – көтеп алынган кеше. Уйна, шаяр алар белән. Вакыт юк дип, баланы читкә тибәрмә. – Бала өчен дәү әни, дәү әти тәрбиясе бик кирәк. Алар яшь әти-әниләрдән күпкә...
Дөньякүләм танылган педагог Шалва Амонашвилидан бала тәрбияләү буенча киңәшләр:
– Эштәге барлык проблемаларың, өйгә кергәндә, онытылсын, гаиләдә – башка тормыш. Балалар өчен син – көтеп алынган кеше. Уйна, шаяр алар белән. Вакыт юк дип, баланы читкә тибәрмә.
– Бала өчен дәү әни, дәү әти тәрбиясе бик кирәк. Алар яшь әти-әниләрдән күпкә тәҗрибәлерәк, шуңа да балагызны әби-бабайлары белән ешрак аралаштырыгыз.
– Балаларны чагыштырмагыз.
– Бала көндәлек эшләрдә катнашсын. Әти кеше машина тәгәрмәчен алыштырамы? Улы янәшәдә басып торсын.
– Баланы тәрбияләү авырга узганчы башлана. Акыллы, матур балалар турында хыялланыгыз. Уй-фикерләр тормышка ашарга сәләтле.
– Һәр баланы беренчесе кебек көтәргә кирәк. Бала – Ходайдан бирелгән бүләк, аны яратыгыз.
– Баланың күзенә карап, ихлас сөйләшегез.
– Баланы «бишле»гә укыганы өчен генә яратырга, «икеле»гә укыганы өчен генә күралмаска мөмкин түгел. Шулай икән, бу – зур фаҗига. Тормышта аралаша да белмәгән «отличникларны», «кеше» исеменә лаек булган «икеле капчыкларын» да күргәнем булды. Тормыш һәркемгә үзе бәя куя.