Ата-аналарның тәрбия эшендәге бердәмлеге
Гаиләнең тәрбия алымы. Ата һәм ана — гаиләдә бала тәрбияләүчеләр, һәм алар тәрбия эшен бер сүздә, ягъни бердәм булып алып барырга тиешләр. Баланың дәрес әзерләве, өй эшләрендә булышуы, китаплар укуы, спорт белән шөгыльләнүе кебек мәсьәләләрдә ата-аналар киңәшләшеп, бер сүздә булып эш итсәләр, бала тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләргә ирешәчәкләр. Бер сүздә булып...
Гаиләнең тәрбия алымы. Ата һәм ана — гаиләдә бала тәрбияләүчеләр, һәм алар тәрбия эшен бер сүздә, ягъни бердәм булып алып барырга тиешләр. Баланың дәрес әзерләве, өй эшләрендә булышуы, китаплар укуы, спорт белән шөгыльләнүе кебек мәсьәләләрдә ата-аналар киңәшләшеп, бер сүздә булып эш итсәләр, бала тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләргә ирешәчәкләр. Бер сүздә булып эш иткән ата-аналарның балаларга тәэсире гаять зур. Ата-ана һәм бала арасындагы каршылык, киеренкелек кечкенә генә сәбәптән дә башланып китәргә мөмкин. Әйтик, улы әтисеннән кинога барырга акча сорый, ә әтисе бирми, чөнки улы дәресен әзерләмәгән. Шуннан соң малай әнисенә мөрәҗәгать итә. Баланың дәрес әзерләвен таләп итәсе урынга, анасы акча бирә һәм атаңа әйтмә, — ди. Яки анасы кызына савыт-саба юарга куша. Кызы бу эштән баш тарта, ә анасы үз сүзен итә. Кыз елый ук башлый. Атасының түземлеге бетә һәм ана кешегә: «Төрле вак-төяктән тавыш күтәрергә, баланы көйсезләндерергә ярамый», — ди. Нәрсә килеп чыга соң? Беренче очракта малай, анасы яклавында, дәрес әзерләүдән котыла, ә икенче очракта, атасы сүзенә таянып, кызы савыт-саба юудан баш тарта. Тагын да аянычы шул: ата-аналар үзләре балаларын алдашырга, җайлашырга өйрәтәләр.
Гаиләләрнең кайберсендә ата кеше һәрвакыт кырыс, ә ана йомшак холыклы була һәм барысын да гафу итә. Бу очракта бала әтисе барында тын гына йөри, ә анасы алдында теләсә ни эшләргә дә ярый дип уйлый. Шулай итеп, балада икейөзләнү формалаша. Күп очракта әби белән бабай да оныкларын үз канатлары астында саклыйлар. Ата-ана, ихтирам йөзеннән, әби-бабайга юл бирә. Тәрбия эшендә бердәмлек булмау нәтиҗәсендә гаиләдә еш кына күңелсез хәлләр дә килеп чыга. Әйтик, ата һәм ана балалары алдында ызгышып китәләр. Бу хәлне балалар авыр кичерә. Алар бит әтиләрен дә, әниләрен дә яраталар, аларга кайсысының дөрес сөйләвен аңлавы бик кыен. Мондый ызгышлар ата-аналарның абруен төшерә, балаларны читләштерә һәм күңелләрен җәрәхәтли.
Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
Р. Р. НАСЫЙБУЛЛОВ