Җәй турында шигырьләр
Тәмле җәй (Ш.Галиев) Аланнарда – җиләк исе, Басуларда – иген исе, Җәйләүләрдә – сөт исе… Тагын аллы-гөлле чәчәк, Кайнар кояш өстисе – Шушы булыр җәй төсе! Бу кайчак була? (Г.Тукай) Ашлыклар үсте, Башаклар пеште. Кояш пешерә, Тиргә төшерә . Халык ашыга, Китә басуга, Урагын ура, Бу кайчак була? Җәйге болында...
Тәмле җәй (Ш.Галиев)
Аланнарда – җиләк исе,
Басуларда – иген исе,
Җәйләүләрдә – сөт исе…
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе –
Шушы булыр җәй төсе!
Бу кайчак була? (Г.Тукай)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә .
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,
Бу кайчак була?
Җәйге болында (Ш.Галиев)
Кызыл, сары, зәңгәр, күк…
Бик күп төрле чәчәкләр
Сабантуйга җыелган.
Яңгыр үтте, җил тынды,
Күр салават күперен –
Бар да шуннан коелган:
Кызыл, сары, зәңгәр, күк…
Август (Д.Гарифуллин)
Җиләкләр беткән чаклар,
Шомыртлар кипкән чаклар.
Бәрәңге үскән чаклар,
Алмалар пешкән чаклар.
Миләшләргә бүрек-бүрек
Кызыл ут капкан чаклар.
Арыш башакларын уып,
Куаныч тапкан чаклар.
Төрле-төрле эшләпәле
Гөмбәләр үскән чаклар.
Бөтен авыл белән бергә
Уракка төшкән чаклар.
Өем-өем помидорлар
Кызарып яткан чаклар.
Җир җимереп болыннарда
Колыннар чапкан чаклар.
Белдеңме инде син, дус,
Менә нинди ул август!
Фото: pixabay.com