Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 августа 2024 11:53

Сара мәктәпкә бара

Мәхмүт Хәсәнов

— Карасана, кара, Сара укырга бара!.. Әлеге яңалык иң әүвәле нәни оныклары белән ишегалдына чыккан әбиләрне, гәп сатып утырган апаларны хәйранга калдырды: «Күрче, зинһар, кай арада үсеп җиткән диген син аны!» Ә инде Сара үзе күренгәч, комлы әрҗә эчендә уйнап утырган бала-чагалар да гаҗәпләнүдән авызларын ачып тынып калдылар. Ул иртәдә Сара, чыннан да, карап туймаслык иде. Өстендә күз явын алырлык ак алъяпкыч, аякларында сыек саргылт төстәге өр-яңа сандаллар. Чәчләренә күк йөзе кебек җете зәңгәр «күбәләк» кунган. Янында кулына чәчәк бәйләме тоткан әнисе белән әтисе. Сара комлы әрҗә эчендә җыелган дус-ишләре янына килмичә булдыра алмады. — Мин бүтән сезнең белән уйный алмам инде... Мәктәпкә укырга барам... Көннең икенче яртысында әбиләр, апалар үзләренең  оныкларын янә ишегалдына алып чыктылар. Комлы әрҗә тирәсе яңадан бала-чагаларның чыр-чуы, шау-шуы белән тулды. Бу юлы инде дөньяларын онытып мәш килеп уйнаучылар арасында өс-башын алыштырып чыккан Сара да бар иде.