Рус хатын-кыз киеме
Элек-электән кешенең киеменә карап, аның турында күп кенә нәрсәләр белеп булган: нәселе, кайда яшәве, кайсы өяздән булуы, нинди катлам кешесе, нинди һөнәр иясе булуы. Рус киеме һәрвакыт бизәкләре белән аерылып торган. Галимнәр фикеренчә, рус милли киеме 12 нче гасырда барлыкка килә башлый. Мондый киемне крестьяннар, боярлар һәм патша...
Элек-электән кешенең киеменә карап, аның турында күп кенә нәрсәләр белеп булган: нәселе, кайда яшәве, кайсы өяздән булуы, нинди катлам кешесе, нинди һөнәр иясе булуы. Рус киеме һәрвакыт бизәкләре белән аерылып торган. Галимнәр фикеренчә, рус милли киеме 12 нче гасырда барлыкка килә башлый. Мондый киемне крестьяннар, боярлар һәм патша да киеп йөргән.
Ә менә 18 нче гасырда Петр I боерыгы нигезендә ул европалаша башлый.
Рус хатын-кыз киемен ике төргә бүлергә була. Беренчесе − сарафанлы, икенчесе – понёвалы (итәкле). Сарафанлы кием күбрәк киелгән. Хатын-кызның күлмәге «рубаха» дип йөртелгән. Аны җитен тукымадан теккәннәр. Рубаханың җиңнәре, якасы, итәге чигелгән, төймәләр, ялтыравыклар белән бизәлгән булган. Күлмәк өстеннән сарафан кияргә яраткан рус халкы. Ә сарафан өстеннән нык, тыгыз тукымадан яки бәрхеттән тегелгән сырган кофта (душагрейка) кигәннәр. Костюмның икенче төре – понёвалы, ягъни сарафан урынына путалы итәк киелгән.
Рус халкында хатын-кызларның баш киеменә аерым игътибар биргәннәр. Кызлар башларына тасма, бәйләвеч кисә, кияүгә чыккан хатын-кызлар, чәчләрен каплап, кокошник кигәннәр.
Йорт тирәсендә исә яулык япканнар. Киемне муенсалар, беләзекләр белән бизәгәннәр.
Шәһәр тирәсендә яшәүчеләр аягына күн итек кисә, крестьяннар күннән яисә бәрхеттән тегелгән башмак киеп йөргәннәр. 14 нче йөз башында үкчәле аяк киеме барлыкка килә. Байлар энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, төсле күннән тегелгән итекләр кигәннәр. Башмаклар башта йомшак табанлы булса, 16 нчы гасырда үкчәлесе барлыкка килә.
Руфия Мөхетдинова