Хайваннар дөньясыннан кызыклы фактлар
- Күселәр дөяләргә караганда да сусыз озаграк тора алалар. - Һиндстанда 50 миллионга якын маймыл яши. - Тавык елына якынча 190 йомырка сала. - Алтын балыкның хәтере нибары 3 секунд. - Иң югары кан басымы-жирафта. - Иң акыллы эт токымы булып, бордер-колли санала. - Иң зур аллигатор (крокодил) Америка Кушма...
- Күселәр дөяләргә караганда да сусыз озаграк тора алалар.
- Һиндстанда 50 миллионга якын маймыл яши.
- Тавык елына якынча 190 йомырка сала.
- Алтын балыкның хәтере нибары 3 секунд.
- Иң югары кан басымы-жирафта.
- Иң акыллы эт токымы булып, бордер-колли санала.
- Иң зур аллигатор (крокодил) Америка Кушма Штатларының Флорида штатында тотыла. Аның озынлыгы 4 метр 35 см, ә авырлыгы исә 297 кг тәшкил итә.
- Ташбакаларның гомер озынлыгы кешенеке белән тигез. Кайберләре 100 елга хәтле яшәргә мөмкин.
- Ирландия, Исландия, Гренландия һәм Антарктидада еланнар юк.
- Кырмыскалар йокламый.
- Дельфиннар бер күзе ачык килеш йоклыйлар.
- Яңа туган фил баласы 100 кг га хәтле була ала.
- Дөньядагы иң кечкенә кош-колибри.Аның озынлыгы 5 сантиметрдан артмый.
- Крокодиллар ашказаны эшчәнлеге яхшырак эшләсен һәм тирәнрәк чуму өчен таш йоталар.
- Дөньядагы иң зур җан иясе – Зәңгәр кит.
- Альбатрос 40 километр тизлек белән очканда да йоклап алырга мөмкин.
- Еланнар куз кабакларын беркайчан да йоммыйлар.
- Дөньядагы иң зур ерткыч – ак аю.
- Акулаларның 8 көн саен тешләре алмашына.
- Ябалак башын 360 градуска бора ала.
- Император пингвиннары 500 метр тирәнлеккә кадәр чума алалар.
- Бөҗәкләрнең үпкәләре юк, алар тәннәре белән сулыйлар.
- Дөньядагы иң куркыныч елан-патша кобрасы.
- Сыерлар һәм атлар басып торган килеш йоклыйлар.
- Этләрдә ис сизүчәнлек кешенекенә караганда 100 тапкырга яхшырак.