«Яңа инновацион алымнар» бәйгесенең НИГЕЗЛӘМӘсе
I. Гомуми мәгълүмат 1.1. Бу нигезләмә «Яңа инновацион алымнар» (алга таба – бәйге) бәйгесенең оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели. 1.2. Бәйгене гамәлгә куючы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы. II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе 2.1. Бәйге 1 июнь (2020 ел) – 1 нче март (2021 ел) аралыгында үтә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналын алдыручы тәрбиячеләр...
I. Гомуми мәгълүмат
1.1. Бу нигезләмә «Яңа инновацион алымнар» (алга таба – бәйге) бәйгесенең оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.
1.2. Бәйгене гамәлгә куючы – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы.
II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе
2.1. Бәйге 1 июнь (2020 ел) – 1 нче март (2021 ел) аралыгында үтә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналын алдыручы тәрбиячеләр катнаша ала.
2.2. Бәйге шартлары буенча, тәрбияче үзе теләгән номинациядә катнаша ала. 1. Мастер-класс. Әти-әниләр белән бергәләп үткәрер өчен. 2. Дидактик уен. 3. Тылсымлы әкият. Шул рәвешле бәйге 3 номинациядә үткәрелә. 3 номинациядә 3 җиңүче билгеләнә.
2.3. Катнашучылар 2021 елның беренче яртыеллыгына (гыйнвар-июнь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә «Яңа инновацион алымнар» тамгасы белән salavatkupere@mail.ru адресына җибәрергә тиеш.
Нәтиҗәләр 2021 елда «Салават күпере» журналының апрель санында ясалачак.
Таләпләр
1. 2021 елның беренче яртыеллыгына (гыйнвар-июнь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсе.
III. Йомгак ясау, бүләкләү
Җиңүчеләр - 8 мартта бүләкләнәчәк.
Өстәмә
1. Почта бүлекчәсендә яки өйдән чыкмый гына электрон юл белән дә язылып була. Сылтама аша кер: https://podpiska.pochta.ru/press/П2339
2. Квитанциянең күчермәсен «Яңа инновацион алымнар» тамгасы белән электрон почтага salavatkupere@mail.ru юлла.
Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.